Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Мәскәүдә үткәрелүче "Евразиянең рухи мирасы" дип аталган фотокүргәзмәне карады һәм шулай ук Россия Федерациясендә һәм БДБ илләрендә дини туризымны үстерүгә багышланган түгәрәк өстәлдә катнаша. Әлеге чаралар Россиянең Иҗтимагый палатасы, мәдәният министрлыгы, Мәскәү лингвистика университеты оештыруында уза.
Түгәрәк өстәлдә җәмәгать эшлеклеләре,дини һәм милли оешма җитәкчеләре, хакимият вәкилләре катнаша.
Мәскәүгә эшлекле сәфәре кысаларында мөфтинең рәсми очрашулары да көтелә.
Фоторепортаж: dumrt.ru/ru/node/12941