Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Кырым татарлары мәҗлесе рәисе Рефат Чубаровның кайгысын уртаклаша. Рефат Чубаровның әтисе бакыйлыкка күчте.
Кайгынамәдә түбәндәгеләр әйтелә:
"Сезнең һәм гаиләгезнең әтиегез, зирәк остаз Абдрахман Сәйтасан углы Чубаровны югалту кайгысын уртаклашам. Аллаһы Тәгаләдән Сезгә ныклык һәм сабырлык сорыйм. Без, мөселманнар, мондый авыр вакытларда Изге Коръәнгә мөрәҗәгать итеп, "Без барыбыз да Аллаһтан һәм Аңар кайтачакбыз", - дигән аятьне искә төшерәбез.
Беркайчан да булмаганча бүген әтиегез догаларга мохтаҗ. Шуның өчен Аллаһы Тәгаләдән рәхим-шәфкать һәм әтиегезнең урынын оҗмахтан итсен иде дип сорыйбыз. Амин".