Татарстан мөфтие Рефат Чубаровның кайгысын уртаклаша

01 апрель 2014 ел 09:00
Татарстан мөфтие Рефат Чубаровның кайгысын уртаклаша

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Кырым татарлары мәҗлесе рәисе Рефат Чубаровның кайгысын уртаклаша. Рефат Чубаровның әтисе бакыйлыкка күчте.

Кайгынамәдә түбәндәгеләр әйтелә:

"Сезнең һәм гаиләгезнең әтиегез, зирәк остаз Абдрахман Сәйтасан углы Чубаровны югалту кайгысын  уртаклашам.  Аллаһы Тәгаләдән Сезгә ныклык һәм сабырлык сорыйм. Без, мөселманнар, мондый авыр вакытларда Изге Коръәнгә мөрәҗәгать итеп, "Без барыбыз да Аллаһтан һәм Аңар кайтачакбыз", - дигән аятьне искә төшерәбез. 

Беркайчан да булмаганча бүген әтиегез догаларга мохтаҗ. Шуның өчен Аллаһы Тәгаләдән рәхим-шәфкать һәм әтиегезнең урынын оҗмахтан итсен иде дип сорыйбыз. Амин". 

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана