27 февраль көнне Яӊа Чишмә мөхтәсибәте имамнары Әдәмсә авылында «Нәҗип» мәчетенә җыелды. Җыелышта мөхтәсибәтнеӊ һәм имамнарныӊ эшләре тикшерелде. Яӊа намаз вакытлары таратылды. Әдәмсә авылында имам-хатыйп вазыйфасын башкаручы Хамәтзариф бабайга Татарстан Республикасы Диния нәзарәтенеӊ шәһадәтнамәсе бирелде.
Шулай ук дин үсешенә күп хезмәт куйган Фәхимшә бабайга мөхтәсибәтнеӊ рәхмәт хаты тапшырылды.