Волгоград өлкәсе губернаторы терактта мәрхүм булганнарга ярдәм күрсәткән өчен рәхмәт белдерде

25 февраль 2014 ел 10:01
Волгоград өлкәсе губернаторы терактта мәрхүм булганнарга ярдәм күрсәткән өчен рәхмәт белдерде

Волгоград өлкәсе губернаторы Сергей Баженов Волгоград халкы һәм шәхсән үзе исеменнән Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинны 2013 елда Волгоградта булган теракттан зыян күргәннәргә һәм мәрхүмнәрнең гаиләләренә ярдәм күрсәткән өчен рәхмәтен белдерде. Губернаторның мөфти исеменә җибәрелгән хатында түбәндәгеләр язылган: "Волгоградның хәйрия фондына күчерелгән матди ярдәм зыян күргән кешеләрнең өлкә хакимияте булдырган социаль паспортына юллана. Менә шушылай, бергәләп ярдәм иткәндә генә кайгы кергән гаиләләрнең хәле җиңеләер".

Белгәнебезчә, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте 29 декабрьдә Волгоградтагы терактта мәрхүм булганнарның һәм зыян күргәннәрнең якыннарына 1 млн сум акча күчерде. Бу вакытта Татарстан мөфтие Камил хәзрәт: "Без, мөселманнар, кайгы килгәннәргә битараф калырга тиеш түгел. Безнең динебез авыр хәлләргә тарыганнарга ярдәм итәргә чакыра. Менә шул хакта уйлап, Волгоградта мәрхүм булганнарның һәм зыян күргәннәрнең гаиләләренә ярдәм итү ниятеннән 1 млн сум акча күчерергә дигән карарга килдек", - дип белдергән иде.

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана