Атнаның һәр якшәмбе көнендә Казанның "Апанай" мәчетендә ахшам намазыннан соң фикъхы дәресләре үткәрелә. Дәресләр хәнәфиләр арасында киң таралган "Хидая" ислам хокукы китабы буенча алып барыла. Ислам хокукы гыйлемнәрен нәзарәтнең дәгъват бүлеге белгече һәм шул китап буенча укытырга иҗазәте-рөхсәте булган Шәхимәрдән хәзрәт Ибодов җиткерә.
Дәрестән соң Ислам әхлагына кагылышлы вәгазь уку да каралган.