15 февральдә Азнакайда казыйлар катнашында вәгазь кичәсе үткәрелде. Чараны Азнакай районы мөхтәсибәте районның мәдәният йортында оештырды.
Җирлектә яшәүче 200дән артык мөселман җыелган вәгазь кичәсе бисмилла әйтеп, Коръән укудан башланып китте. Мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин азнакайлыларга мөфти Камил хәзрәтнең сәламнәрен-теләкләрен җиткерде, нәзарәт эшчәнлеге белән таныштырып узды. Матур ниятләр белән бердәм булып, динебез кушканча яшәргә чакырды.
Чарада катнашкан Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт намаз белән балаларны тәрбияләү хакында аңлатты. “Башкаларның гаебен эзләгәнче иманны башта үзебездән эзлик. Әхлаклы, тәртипле булуны үзебездән башлыйк, балаларыбызга да үрнәк булыйк”, - дип нәсихәтләде баш казый. Көньяк-көнбатыш төбәге казые Фәһим Әхмәтҗанов, көньяк-көнчыгыш төбәге казые Марат Мәрданшин, Азнакай районы имам-мөхтәсибе вазыйфаларын башкаручы Азат хәзрәт Талибуллин – һәркайсы динебезгә чакырып, бу тормышта рухи кыйммәтләрне югалтмыйча яшәү турында вәгазьләр сөйләделәр.
Бүгенге көндә Азнакай районында 40тан артык мәчет-мәхәллә дини эшчәнлек алып бара. Азнакай республикада иң күп мәчетле районнарның берсе санала. Азнакайның үзендә яңа мәчет төзелеп килә, аны быел җәй ахырына салып бетерергә җыеналар.