27 сентябрьдә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә Чистай һәм Спас районнары дин әһелләренә имам-хатыйблык вазыйфасын раслаучы шәһадәтнамәләр бирелде. Шәһадәтнамәләрне мөфтинең беренче урынбасары Габдулла хәзрәт Әдһәмов, Диния нәзарәтенең аппарат җитәкчесе Ришат Хәмидуллин тапшырды. Чарада Чистай мөхтәсибе Алмаз хәзрәт Шәрифуллин, Спас районы мөхтәсибе Фәрхәт хәзрәт Минсагыйров һәм авыллардан килгән кырыкка якын имам катнашты.
Дога укып башланган шәһадәтнамә тапшыру тантанасында Габдулла хәзрәт Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең эшчәнлеге, имам-хатыйблык вазыйфасы турында вәгазь сөйләде. Имамнарны шәһадәтнамәләр алулары белән котлап: “Без Аллаһы Тәгалә юлына дәгъват кылучылар. Шул эшебезне хикмәт һәм вәгазь белән башкарырга язсын”,- диде. Шулай ук ул татарлар мәркәзе Казанга авыл имамнарын чакыру һәм аларга менә шушындый игътибар күрсәтү дини эшчәнлектә үзе бер алга китеш икәнен әйтте. “1985 елда динебезгә ирек бирелде. Менә шул вакыттан алып хәзергә кадәр бердәм рәвештә шәһадәтнамәләр тапшыру булдымы? Юк. Нәзарәт шәһадәтнамәләрне имамнарның мәртәбәсен үстерү, аларның хәлен кайгырту, халык алдында җаваплылыкны белгертү ниятеннән тапшыра”, - диде Габдулла хәзрәт. Авыл имамнары аның сүзен куатләде.
Чистай мөхтәсибе Алмаз хәзрәт Шәрифуллин да үз фикерен җиткерде: “Без кая гына барып мөрәҗәгать итсәк тә, район хакимиятләренәме, башка урыннаргамы, үзебезне ташландык хәлдә итеп тоя идек, артыбызда мөфти торганын сизми идек. Бүгенге хәлебез бөтенләй башкача. Әмма динне аңламаган кайбер журналистлар хәзерге дини өлкәгә пычрак атып, махсус тап төшерергә тырышалар. Безне пычратмасыннар. Дин әһелләренең, аларның җитәкчеләренең күңелен кимсетүдән туктарга вакыт. Дин әһелләрен пычратудан, аларга яла ягудан туктамыйлар икән, барлык имамнар җыелып республика җитәкчелегенә хат язарбыз”.
Гомумән, шәһадәтнамәләр тапшыру чараларында авылдан килгән муллалар газетларда дин өлкәсенә кагылышлы кайбер мәкаләләрне укып күңелләре әрнүне әйтә киләләр. “Мәскәүдән, Казаннан торып безнең ни уйлаганны алар каян белсен?! Шулай да ялган язудан да курыкмыйча безнең исемнән фикер йөртәләр әле”, – дип аптырыйлар.
Вәгазь тыңлаганнан соң муллаларга шәһадәтнамәләр тапшырылды һәм “Казан басмасы” бүләк итеп бирелде. Аннары алар Казан мәчетләренә юл тотты.
Фоторепортаж: http://dumrt.ru/tt/node/5806