19 август Ураза гаете көнне сәгать 12.00дә Алексеевск районы Кыр Шынталысы авылында яңа мәчет “Хәмзә мәчете” ачылачак. Әлеге мәчет Алексеевск районы директорлар советы рәисе Фәнис Гатин иганәчелегендә төзелгән, мәчет Фәнис әфәнденең әтисе Хәмзә абыйның истәлегенә багышлана. Ачылыш тантанасында район администрациясе вәкилләре, авыл халкы катнашыр дип көтелә. Шулай ук ТР мөселманнары Диния нәзарәте вәкилләре дә чакырулы.
Алексеевск районы: яңа мәчет
14 август 2012 ел 10:39
Соңгы яңалыклар
"Рамазан – изге гамәлләр ае" марафоны тәмам: Татарстанда 2200 дән артык кешегә ярдәм күрсәтелде
04 апрель 2025 ел 09:18
Нәзарәттә җәмәгать урыннарын иң матур тышкы бизәү буенча “Нурлы Рамазан” бәйгесендә җиңүче бүләкләнде
03 апрель 2025 ел 12:00
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы


