Шушы көннәрдә Ютазы районы мөхтәсибәте каршында Изге Коръән уку район бәйгесе үтте. Ютазы районыннан 60тан артык конкурсант катнашты. Өч номинациянең җиңүчеләре билгеләнде, аларга мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Шулай ук шәһәр тибындагы Урыссу поселыгының “Фәнис” мәдрәсәсе шәкертләре, Башкортстан республикасының Туймазы районының Төмәнәк һәм Агир-Тамак авылы шәкертләре арасында волейбол һәм көрәш буенча ярышлар үтте. Әлеге спорт ярышлары Агир-Тамак авылы имам-мөхтәсибе Илнур хәзрәт Яппаров һәм “Йолдыз” КФХ генераль директоры инициативасы белән башкарылды. Оештыру эшләрендә республиканың төньяк-көнчыгыш төбәге казые, имам-мөхтәсиб, “Фәнис” мәдрәсәсе директоры Марат хәзрәт Мәрданшин да катнашты.
Волейбол буенча беренче урын Төмәнәк авылы командасына бирелде. Көрәш буенча Урыссу поселыгыннан Шәйхетдинов Айрат Сабир улы җиңүче исеменә лаек дип табылды.