Яшел Үзәндә дингә һәм Тукай теленә карата хөрмәт тәрбияләнә

19 апрель 2012 ел 09:01
Яшел Үзәндә дингә һәм Тукай теленә карата хөрмәт тәрбияләнә

18 апрельдә Яшел Үзән шәһәренең мәдрәсә бинасында, республикабызда игълан ителгән Коръән елы кысаларында, 14 тапкыр "Коръән укучысы – 2012" бәйгесе узды. Үткәрелгән чарада Яшел Үзән шәһәр үзәгеннән генә түгел, Бакырчы, Мулла иле, Ачасыр авылларыннан 50ләп бала катнашты. Мәртәбәле кунаклар арасында республикабызның төньяк-көнчыгыш регион казые Сөләйман хәзрәт Зарипов, Яшел Үзән районы һәм шәһәренең җәмгыять һәм дини оешмалар белән эшләүче белгече Андержанова Венера Эльсивар кызы бар иделәр. 

7-10 яшьлекләр арасында I урын - Фәсәхов Габделкәримгә, II урын – Мингалиев Гаделгә, III урын Сафина Алиягә бирелде. 11-13 яшьлекләр арасында I урынга - Гатауллин Салих, II урынга – Зәйнуллина Диләрә, III урынга Хаҗиева Диләрә лаек дип табылдылар. 14-16 яшьтәгеләр арасыннан I урын – Гыйзәтуллина Фирүзәгә, II урын – Абзалутдинов Булатка, III урын - Әхмәтов Маратка бирелде. 
Бәйгенең төп иганәчеләре – эшмәкәр, депутат Миңнуллин Әнвәр Габбас улы, “Гороно”, "7 дней", “Эссен” кибетләре челтәре. Җиңүчеләргә акчалата бүләкләр тапшырылды һәм катнашучылар арасында, туган телебез татар телен камилләштерү һәм аңа карата мәхәббәт тәрбияләү максатыннан, “Мин татарча сөйләшәм!” акциясе дә оештырылды.
 
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана