ТР мәдрәсә укытучыларының I Республика киңәшмәсе

19 март 2012 ел 17:50
ТР мәдрәсә укытучыларының I Республика киңәшмәсе

2012 елның 22 мартында Россия ислам институты бинасында (Казан шәһәре, Газовая урамы, 19) Yзәкләшкән дини оешма – Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте ТР мәдрәсә укытучыларының I Республика киңәшмәсен уздыра.

Киңәшмәдә Үзәкләшкән дини оешма –ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Мөфти Илдус хәзрәт Фәйзов, ТР Президентының Дини берләшмәләр белән үзара хезмәттәшлек идарәсе башлыгы Гатин Марат Илшат улы, ТР Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Вәлиев Рәзил Исмәгыйль улы, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе, ТР Дәүләт Советы депутаты Закиров Ринат Зиннур улы, Татарстан Республикасы Куркынычсызлык советы секретаре
Власов Валерий Александрович, К(П)ФУ филология hэм сәнгать институты директоры Җамалетдинов Рәдиф Рифкат улы, Россия ислам институты ректоры Мөхәммәтшин Рәфыйк Мөхәммәт улы катнашачаклар.

Татарстандагы профессиональ мөселман мәгарифе системасы үзенең үсешендә яңа сыйфатлы этапка күчеп бара. Республиканың барлык мәдрәсәләренең оештыручысы ТР МДН үзенең мәгариф учреждениеләренең эшчәнлеген финанслый башлады, бу исә мәдрәсәләрне яхшы укытучылар белән тәэмин итәчәк, заманча җиһазлау булдырачак, аларның дәрәҗәсен күтәрәчәк.

Киңәшмәдә уку-укыту процессын методик материаллар белән тәэмин итү мәсьәләләре каралачак. Ислам тәгълиматен мөселман уку йортларында укытуның актуаль мәсьәләләре, гарәп телен укытуның үзенчәлекле методикасы, гарәп телен өйрәтүдә проблемалы мәсьәләләр, мөселман уку йортларында “Исламда дини агымнар һәм төркемнәр” дисциплинасын укытуның әһәмиятлелеге һәм үзенчәлеге, Татарстанда мөселман мәгарифе заманча системасының булдырылуы, бүгенге ислам мәгарифе системасында тарих укыту кебек темалар яктыртылачак.

Киңәшмә эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча кирәкле резолюция һәм карарлар кабул ителәчәк.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана