Мөселман календарьларын бердәйләштерү башланды

01 март 2012 ел 10:51
Мөселман календарьларын бердәйләштерү башланды

2012 елның 29 февралендә ТР МДНдә Татарстан Мөфтие Илдус хәзрәт Фәйзов мөселман календарьларын чыгаручы нәширләр белән очрашты. Билгеле булганча, татарларда намаз вакытларын үз эченә алган календарь чыгару традициясе электән үк яшәп килә. Мөфти Илдус хәзрәт Фәйзов әлеге изге эшне башлап йөрүчеләргә рәхмәт белдерде. Шулай ук Мөфти барлык нәшриятлар өчен дә биш вакыт намаз вакытларын бердәйләштерү кирәклегенә басым ясады. Очрашуга Татарстанда мөселман календарьларын чыгаручыларның барысы да диярлек җыелган иде. Совет чорыннан соң яңадан календарьларны китап формасында чыгаруга да инде егерме еллап була. Календарьларны китап формасында чыгару идеясе авторы Фәния Хуҗиәхмәт Мөфтигә, нәширләр эшчәнлеген игътибар үзәгенә алуы өчен, рәхмәт җиткерде һәм шулай ук үзенең фикер-тәкъдимнәре белән дә уртаклашты. Фәрит хәзрәт Салман, Вәлиулла хәзрәт Якупов, Рөстәм Гәрәев, Рамил Сафиуллин, Хәлил Шәриф, Нәсимә Мөхәммәтсадыйк кебек нәширләр, шулай ук “Акчарлак” газетасы хезмәткәре халыкка бердәйләштерелгән намаз вакытлары тәкъдим итүне хуплады. Очрашу ахарында барлык катнашучыларга КФУның астрономия кафедрасы хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән һәм ТР МДНнең Голәмәләр Шурасы тарафыннан каралган һәм ТР МДНнең Президиумы тарафыннан расланган 2013 елга намаз вакытлары тапшырылды.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана