Менә тагын яңа уку елы якынлаша. Тиздән меңләгән шәкертләребез мәдрәсә ишекләрен ачып керер, мәчет каршындагы курсларда янә укулар башланыр. Бу өлкәдә нинди уңышларга ирешкәнбез, эшләнәсе эшләребез күпме? Нәрсәгә игътибар итәргә кирәк? Бүгенге сәхифәдә, статистика мәгълүматларына таянып, әнә шул сорауларга җавап эзләрбез.
Башлангыч белем бирү системасы мөселман мәгарифенең бик мөһим өлеше, чөнки мәчет каршындагы курсларда балалар гына түгел, өлкәннәр дә беренче дини гыйлемнәрен ала. Мондый курслар Үзәкләшкән дини оешма – Татарстан Җөмһүрияте мөселманнары Диния нәзарәтенең урыннардагы дини оешмалары тарафыннан оештырыла. Курсларны тәмамлаучыларга бернинди дә документлар тапшырылмый, чөнки бу - ислам буенча ликбезлар гына. Әмма хикмәт документта түгел, мәчет каршындагы курсларда укучылар санының елдан-ел арта баруы үзе үк моңа дәлил. Узган уку елында республика буенча, мәсәлән, 13-14 мең кеше башлангыч дини белем алды. Татарстанда мәчетләр санының 1500 дән артып китүен исәпкә алганда, укулар аларның яртысыннан күбрәгендә алып барыла дигән сүз. Алдынгылар исемлеген Арча мөхтәсибәте җитәкли, бүгенге көндә анда 1325 кеше мәчет каршындагы курсларда башлангыч белем ала.
Башлангыч белем бирү системасында укучыларның составы да бик төрле. Статистика мәгълүматларына караганда, белем алучыларның 70 проценты - хатын-кызлар. Мәктәп яшендәгеләр (7 яшьтән 18 яшькәчә) - 10-15 процентны, пенсия яшендәгеләр 35 процентны тәшкил итә. Укучыларның яртысыннан күбрәге - 25 дән 50 яшькәчә булган ир-атлар һәм хатын-кызлар.
Мәчет каршындагы курсларда укытучы мөгаллим-мөгаллимәләрнең составында да төрлелек сизелә. Узган уку елында, мәсәлән, шушы курсларда 800-850 ләп укытучы белем бирде. Шуларның 30-34 проценты - имамнар, ә 66 проценты урта яки югары дини белеме булган, яисә шундый ук мәчет каршындагы курсларда башлангыч белем алган укытучылар иде. Тагын шуны да әйтеп узасы килә: башлангыч курс укытучылары арасында югары гуманитар белеме булганнар байтак.
Статистика мәгълүматлары кайбер нәтиҗәләр ясарга мөмкинлек бирә. Беренчедән, укучылар саны елдан-ел арта бара. Татарстан буенча 2008-2009 нчы уку елында аларның саны 5-6 меңләп булса, 2011-2012 нче уку елына 11 меңгә җиткән. Әмма әзерлекле яшь кадрлар саны әлләни күп түгел әле. Республиканың эре шәһәрләрендә бу артык сизелми, ә менә үзәктән ерак районнарда һәм авылларда укытучыларга кытлык бар. Бу юнәлештә Диния нәзарәте актив эшчәнлек алып бара. Яшь имамнарга грантлар бирү, укучылар арасында конкурслар һәм викториналар уздырып, аларның белем дәрәҗәләрен тикшереп тору шул максатларны күздә тотып башкарыла.
ДИНИ БАШЛАНГЫЧ БЕЛЕМ БИРҮ БУЕНЧА КҮРСӘТКЕЧЛӘР
(Мәгълүматлар – укучылар саны узган уку елына карый)
Азнакай - 233
Аксубай – 422
Актаныш – 467
Алабуга - 250
Алексеевск – 252
Апас - 202
Арча - 1325
Әгерҗе – 18
Әлмәт – 533
Әлки - 27
Әтнә – 178
Балтач – 400
Балык Бистәсе – 295
Баулы – 136
Биектау – 232
Буа - 115
Бөгелмә – 760
Зәй - 319
Кайбыч - 127
Кама Тамагы – 33
Кукмара - 482
Лаеш - 146
Лениногорск - 270
Мамадыш - 59
Менделеев - 83
Минзәлә - 69
Мөслим – 73
Нурлат – 616
Питрәч – 131
Саба – 30
Сарман – 202
Спас – 160
Тәтеш - 46
Теләче – 330
Тукай - 110
Түбән Кама – 600
Чирмешән - 246
Чистай – 478
Чүпрәле – 100
Югары Ослан – 37
Ютазы - 131
Яшел Үзән – 355
Яңа Чишмә – 192
Казан – 440
Чаллы – 1764
-------------
Республика буенча – 13304.
Айдар КАРИБУЛЛИН,
ТҖ МДНнең фән һәм мәгариф бүлеге баш белгече.
"Дин вә мәгыйшәт" газетыннан
Казыятләр
Төньяк төбәк - Арча, Әтнә, Балтач, Кукмара, Саба, Теләче
Башкала төбәге - Казан
Төньяк-көнбатыш төбәге – Югары Ослан, Биектау, Яшел Үзән, Лаеш, Питрәч, Балык Бистәсе
Көньяк-көнбатыш төбәге - Апас, Буа, Чүпрәле, Кайбыч, Кама Тамагы, Тәтеш
Көньяк төбәге - Аксубай, Алексеевск, Әлки, Яңа Чишмә, Спасс, Чистай
Көньяк-көнчыгыш төбәге - Баулы, Бөгелмә, Лениногорск, Нурлат, Чирмешән, Ютазы
Көнчыгыш төбәге- Азнакай, Әлмәт, Зәй, Мөслим, Сарман
Төньяк-көнчыгыш төбәге - Әгерҗе, Актаныш, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә
Кама буе төбәге – Яр-Чаллы, Түбән Кама, Тукай