Гаеттән яшьләр дә читтә калырга тиеш түгел

03 октябрь 2014 ел 10:11
Гаеттән яшьләр дә читтә калырга тиеш түгел

2 октябрь көнне Теләче үзәк мәчетендә район имамнары җыелышы үтте. Бу очрашуда Корбан гаетенә бәйле мәсьәләләр каралды. Белгәнебезчә Корбан гаетен безнең халкыбыз бик олылап үткәрә, корбан чалуга җаваплы карый, корбан итләрен  тарату, мәҗлесләр үткәрү кардәшлек һәм дуслык җепләрен ныгыта. Бу олуг бәйрәм чараларыннан яшь буын да читтә калырга тиеш түгел: мәхәллә имамнары тарафыннан аларга гает күчтәнәчләре таратылачак.

Шулай ук әлеге җыелышта чираттагы "Шура" журналы өләшенде. Мәчетләрнең җылытылуы һәм быелгы ягу сезонына түләү мәсьәләләре күтәрелде.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана