2 октябрь көнне Теләче үзәк мәчетендә район имамнары җыелышы үтте. Бу очрашуда Корбан гаетенә бәйле мәсьәләләр каралды. Белгәнебезчә Корбан гаетен безнең халкыбыз бик олылап үткәрә, корбан чалуга җаваплы карый, корбан итләрен тарату, мәҗлесләр үткәрү кардәшлек һәм дуслык җепләрен ныгыта. Бу олуг бәйрәм чараларыннан яшь буын да читтә калырга тиеш түгел: мәхәллә имамнары тарафыннан аларга гает күчтәнәчләре таратылачак.
Шулай ук әлеге җыелышта чираттагы "Шура" журналы өләшенде. Мәчетләрнең җылытылуы һәм быелгы ягу сезонына түләү мәсьәләләре күтәрелде.