Нәзарәт вәкилләре хоспистагы балаларның ата-аналары белән аралаштылар

21 ноябрь 2014 ел 14:42
Нәзарәт вәкилләре хоспистагы балаларның ата-аналары белән аралаштылар

ТР МДНнең  “Зәкят” хәйрия фонды һәм дәгъват бүлеге хезмәткәрләре балалар хосписында булдылар.  Ата-аналар соравы буенча Марсель хәзрәт Мингалиев догаларны уку хакында  вәгазь сөйләде. Хәзрәт барлык сорауларга җентекләп җавап бирде. Шулай ук ул  Аллаһы Тәгаләнең нигъмәтләре, ахирәт, фәрештәләр, җеннәр хакында җиткерде.  Аннары бер ананың үтенечен тыңлап, яшәү белән үлем арасында калган яман шеш авырулы малай янында булды. Хәзрәт аның янында Коръән аятьләрен укыды, матур сүзләрен әйтте.  Баласының рухи халәтен яхшырту теләгеннән  палатага имам керүен теләгән әни кеше соңыннан сабые йөзендә елмаю күреп, үзе дә бик шатланды.

Мөфтият хезмәткәрләре хоспистагы барлык балаларга күчтәнәчләр өләштеләр. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана