Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, үзенең хөрмәтен белдереп, мөфтияттә республика казыйларын кабул итте. Мөфти белән очрашу дини вәзгыятькә, дини эшчәнлекне оештыруга, дин әһелләренә бәйле фикер алышудан гыйбарәт булды.
Шулай ук бүген казыйлар өчен оештырылган махсус курсларга мөфтияттә йомгак ясалды. Мөфти белән тантаналы очрашудан соң казыйлар нәзарәтнең конференцияләр залына җыелдылар. Укулар медиация буенча сөйләшү белән тәмамланды.
Сөйләшү барышында казыйлар динебезне яхшылап өйрәнү мөһимлеген ассызыкладылар. Казыйларның киңәшләре, карарлары еш кына бәхәсләрнең судка барып җитмәвенә ярдәм итүе хакында әйттеләр. “Без шәригать казыйлары, үзебезне үрнәк итеп күрсәтергә һәм мәхәллә халкына ярдәм итү, аларны борчыган мәсьәләләрне дини яктан аңлату өчен тырышабыз. Укуларны төрле юнәлешләрдә эшләүчеләр белән һәм үзара да тәҗрибә уртаклашу итеп кабул итәбез”, -дигән фикерләрен җиткерделәр. Бабаларыбызның мирасын өйрәнеп, ничек безнең бабайлар казыйлар җыелышларын уздырганнар, нинди тәртипләрдә эшләгәннәр-шуларны белү дә әһәмиятле, дигән сүзләр дә яңгырады.
“Менә өстәлдә пычак тора, аның белән ипи кисәсең, яшелчә турыйсың... Менә балалар шул пычакка үрелә башласа, бөтенебез нишлибез? Туктатабыз. Чөнки ул аның белән кулын кисәргә мөмкин. Ә җинаятьче кулына күчсә, кеше үтерергә дә мөмкин. Менә шуңа күрә медиация дигән әйбер дә, аны усал ниятләрдә дә кулланырга мөмкин, ул акча эшләргә дә өйрәтергә мөмкин. Пирамида шикелле күренешләр дә китереп чыгаруы бар. Бүген дингә ирек бирелде, Аллага шөкер. Мәчетләр төзи башлаганга 25 ел. Әмма безнең динне тотучы мөселманнар күп түгел. Күбесе ышанабыз дия, әмма дин буенча мәгълүмате юк. Диннән ерак булучылар шактый. Менә шул масса белән эшләгәндә, медиациянең кайбер алымнарын куллансак һәм динебез хакында да аңлатсак, исламга, дин әһелләренә карата матур фикер уята алабыз дип уйлыйм. Бәхәс чыкты ди, кеше хөкүмәт судына, христиан дин әһеле янына, имамга, казыйга бара ала. Кайсына баргач, үзенең соравына җавап таба ул? Әгәр без мәсьәләне чишеп җибәрә алабыз икән, ул кешедә ислам диненә, ислам дине әһелләренә карата матур фикерләр уяна. Әмма шуны аңларга кирәк, медиация дигәндә дә, башка нәрсәләр турында сөйләшкәндә дә, без шәригать кысаларыннан чыгарга тиеш түгел”, - дип сөйләшүне йомгаклады баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев.
Мәгълүм булганча, ТР МДН һәм КФУ 9-12 февраль көннәрендә Татарстан казыйлары белемен күтәрү курсын уздырды.
Курс кысаларында гаилә мөнәсәбәтләре (ярәшү, никах, вакытлыча никах, тыелган никах, парларның хокуклары, мөнәсәбәтләре, талак, балалар тәрбияләү, күпхатынлылык) темалары каралды. Шулай ук, мираска хокуклар, конфликт, коммуникация нәтиҗәлелеге һәм башка темалар буенча сөйләшүләр үткәрелде. Лекцияләрне Казан ислам университетының уку-укыту эшләре буенча проректоры, голәмәләр шурасы әгъзасы Р. Нургалеев, социология фәннәре кандидаты, Медиация үзәге җитәкчесе О. Маврин, психология кафедрасы доценты П. Афанасьев һәм башкалар алып барды.





