Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендәге ТР МДН делегациясенең Төркия башкаласы Анкара шәһәренә эшлекле сәфәре берничә мөһим очрашу белән тәмамланды.
Мөфтият вәкилләре Төркиянең дин эшләре буенча идарәсенең “Вакыф динәяте”ндә булды. Биредә оешманың попечительләр шурасы рәисе Мәзхәр Билгин белән очрашу үтте. Татарстан кунакларын Төркиянең вакыф системасын үстерү тәҗрибәсе белән таныштырдылар һәм бу юнәлештә үзара хезмәттәшлек итү юлларын барладылар.
Моңардан тыш, Төркиянең дин эшләре буенча идарәсенең мәгариф департаменты директоры Али Эрбаш һәм Халыкара департамент җитәкчесе Хәлиф Кескен белән дә очрашулар булды. Анда үзара хезмәттәшлек итү мәсьәләләре каралды.







