18 февраль көнне ТР МДН делегациясе мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә Истамбул шәһәрендә булып, берничә оешмада очрашу үткәрде.
Истамбул шәһәренең Аййуп районы мөфтие Мүәммәр Әйән татарстанлылар хөрмәтенә бәйрәм табыны оештырды һәм дини оешма эшчәнлеге белән таныштырды.
Шуннан соң ТР МДН делегациясе Хасеки һөнәри белем үзәгендә булды. Камил хәзрәт биредә укыту системасы белән танышты, үзәкнең директоры Әдил Бор белән аралашуда Татарстанда дини уку йортлары өчен эшләнгән бердәм уку-укыту стандартлары турында сөйләде.
Моңардан тыш, Камил хәзрәт үзәктә белем алучы Урта Азия республикаларыннан килгән шәкертләр белән аралашты. Аларга Татарстанда ислам үсеше турында сөйләде.
Истамбул шәһәренә эшлекле сәфәр ISAM исламны өйрәнү үзәгендә дәвам итте. Үзәкнең директор урынбасары Тунҗай Башоглу мөфтият вәкилләренә биредә алып барылган эшчәнлек турында сөйләде. Китапханә, тикшерү лабораториясе һәм бина үзенчәлекләре белән таныштырды.








