Бүген, 13 мартта, “Адмирал” сәүдә үзәгендә мәрхүм булганнар рухына багышлап республиканың зур мәчетләрендә җомга намазыннан соң Коръән укып, дога кылынды. Фаҗигадә гомерләре өзелгән мәрхүмнәрне искә алу, аларның туганнарының, якыннарының кайгысын уртаклашу уңаеннан төп чара Кол Шәриф мәчетендә үткәрелде.
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин янгында мәрхүм булганнарның туганнарының, якыннарының кайгысын уртаклашты. “Сәүдә үзәгендәге янгында үлгәннәр хакында авыр хәбәрләр тарала тора. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән мәрхүмнәрнең туганнарының, якыннарының кайгысын уртаклашам, зыян күргәннәрнең тизрәк сәламәтләнүләрен телим. Без, догалар кылып, Аллаһы Тәгаләдән шушы бәлага таручыларга чыдамлык, сабырлык, ярдәм бирүен сорыйбыз. Раббыбыз, кайгыларга-борчуларга тарыганнарның хәлләрен азга гына булса да җиңеләйтсәң иде. Мондый фаҗигалар алга таба безне урап узсын, барчабызга тыныч яшәргә язсын иде”, - диде мөфти.






