15 мартта Түбән Кама мөхтәсибәте Коръән укучылар конкурсын үткәрде. Җәмигъ мәчетендә оештырылган әлеге күркәм чарада 15 яшькә кадәрге балалар катнашты.
Барлыгы 60 кыз бала, 46 малай үзен сынап карады. Бу чара балалар өчен үзенә күрә бер имтихан булып тора һәм алар барысы да бик теләп катнаштылар.
Бигрәк тә 7 яшькә кадәрге сабыйлар сокландырды. Аларны тыңлап утырган әбиләрнең күзләренә яшьләр тулды. Балалар укуын мәхәллә мөгаллимнәре, имамнары һәм нәзарәт вәкилләре бәяләде.
ТР МДНнең Коръән өйрәнү бүлеге җитәкчесе Илнур хәзрәт Хәйруллин Түбән Кама балаларының Изге китапны белүләре, өйрәнүләре бик тә сөенечле хәл булуны ассызыклады. Мондый конкурслар республика күләмендә төрле районнарда уздырылып килә. Елдан-ел аларда катнашучы балалар арта бара. Алла боерса, алар Коръән-хафизлар, Изге китапны тулысынча яттан белүчеләр булып үсәрләр.
Конкурс нәтиҗәләре
7 яшькә кадәрге кыз балалар арасында:
1 урын - Алия Кунгурова
2 урын – Алинә Хәйретдинова
3 урын – Ләйлә Кунгурова
15 яшькә кадәрге кыз балалар арасында:
1 урын – Самира Шәйдуллина
2 урын – Амалия Шәйдуллова
3 урын – Хәйринисо Сәидова
30 җүз белүче кызлар:
1 урын - Аишә Зиатдинова
2 урын – Зәйнәп Хәйретдинова
3 урын – Аишә Хабибрахманова
«Әл- Бәкара» сүрәсен укыган кызлар:
1 урын – Аишә Зиатдинова
2 урын – Зәйнәп Хәйретдинова
3 урын – Әминә Әүхәдиева
7 яшькә кадәрге балалар:
1 урын – Ибраһим Төхбәтуллин
2 урын – Әхмәт Фәхретдинов
3 урын - Гомәр Хәкимов
15 яшькә кадәрге малайлар:
1 урын – Рафис Хәйруллин
2 урын - Илназ Яхудин
3 урын – Диншат Сөләйманов
30 җүз белүче малайлар:
1 урын - Әхмәт Әүхәдиев
2 урын – Сөләйман Шәйдуллин
3 урын – Мөхаммәд Әхмәтшин
29 һәм 30 җүз белүче малайлар:
1 урын – Хәмзә Хабибрахманов
2 урын – Нурулла Шәрматов
3 урын – Габдерахман Әүхәдиев
«Әл-Бакара» сүрәсен укучы малайлар:
1 урын – Хәмзә Хәбибрахманов
2 урын - Исхак Әгъләмов
3 урын – Нурулла Шерматов




