Бүген Төркиядән килгән рәсми делегация Кол Шәриф мәчетендә булды. Төркия икътисад министры Нихат Зәйбекче җитәкчелегендә килгән кунакларны мәчеттә Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин озата йөрде.
Мөфти кунакларга Кол Шәриф мәчете тарихы турында сөйләде. Биредә тәүлек дәвамында Коръән укылуы хакында әйтте. Шулай ук мөфти хәзрәтләре республикада алып барылган дини эшчәнлек белән дә таныштырды. Төркия кунаклары татар халкы рухи мирасын өйрәнү, тарату ниятеннән башкарылган эшләр, мәдрәсәләргә әзерләнгән бердәм программалар, социаль проектлар хакындагы фикерләрне кызыксынып тыңладылар.
Төркия делегациясе мәчетнең намаз уку бүлмәләрендә, Ислам мәдәнияте музеенда булдылар. Очрашу ахырында Камил хәзрәт кунакларга ТР МДН исеменнән истәлек бүләкләре тапшырды.




