Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Мәскәүдә хаҗ сәфәрен оештыруга багышланган җыелышта катнаша.
Җыелыш Россия Федерация советы рәисе урынбасары, Хөкүмәт каршындагы дини оешмалар комиссиясенең хаҗ эшләренә җаваплы вәкиле Ильяс Умаханов җитәкчелегендә уза. Анда мөселман диния нәзарәтләре, туроператорлар һәм чакырылган белгечләр катнаша.
Очрашуда сүз хаҗ квотасы һәм хаҗны оештыру хакында бара.






