Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Күвәйт ислам фәннәре җәмгыятенең директорлар Советы рәисе, шәех Хәмәт Әс-Синанны кабул итте. Хәмәт Әс-Синан Коръән фәннәре һәм Изге китапны дөрес уку буенча конкурсның оештыру комитетын да җитәкли. Чит ил ислам белгече Татарстанга Россия ислам университетынды һәм “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә чыгыш ясарга килгән.
Очрашу вакытында дин әһелләре бүгенге көндә нәзарәт алып барган эшчәнлек, дини мәгариф өлкәсендәге яңалыклар, татар дин галимнәре хакында сөйләштеләр. Мөфти кунакны “Хузур” нәшрият йорты чыгарган китаплар белән таныштырды.





