ТР МДНнең дәгъват бүлеге баш белгече Тимергали хәзрәт Юлдашев Питрәч районы Ленино-Кукушкино авылы мәчетендә халык белән очрашу үткәрде. Ул мәхәллә халкына изге Рәҗәб аена кагылышлы кызыклы вәгазь сөйләде.
Чарада шулай ук район мөхтәсибе Мансур хәзрәт Кучкаров, имам-хатыйб һәм күрше авыл халкы катнашты. Очрашу бәйрәм табыны белән тәмамланды.




