Бөгелмәдә төрле диндәге яшьләрнең уртак чарасы узды

29 апрель 2015 ел 10:50
Бөгелмәдә төрле диндәге яшьләрнең уртак чарасы узды

Бөгелмә мөселман һәм православия яшьләре  Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел тулу уңаеннан минифутбол матчы уздырдылар.

Уеннар башланып киткәнче мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин яшьләргә үгет-нәсихәтләрен җиткерде. Бабаларыбызның иманнары нык булулары хакында әйтте. Авырлыкларга сабыр итеп, бирешмичә, үзара берләшеп фашистларга каршы торулары хакында сөйләде.

Аннары православия дин әһеле Георгий Михайлин сүз алды. Шулай ук сәламләү сүзләрен җиткерде, Җиңү бәйрәме белән котлады.

Әлеге төрле дин вәкилләре катнашындагы чара районның яшьләр, спорт һәм туристлык бүлеге җитәкчесе И.Тахиятуллин ярдәмендә оештырылды.

Уенда катнашкан һәр кешегә истәлек дипломнары бүләк ителде. Уеннар тигез исәп белән тәмамланды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана