Бөгелмә мөселман һәм православия яшьләре Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел тулу уңаеннан минифутбол матчы уздырдылар.
Уеннар башланып киткәнче мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин яшьләргә үгет-нәсихәтләрен җиткерде. Бабаларыбызның иманнары нык булулары хакында әйтте. Авырлыкларга сабыр итеп, бирешмичә, үзара берләшеп фашистларга каршы торулары хакында сөйләде.
Аннары православия дин әһеле Георгий Михайлин сүз алды. Шулай ук сәламләү сүзләрен җиткерде, Җиңү бәйрәме белән котлады.
Әлеге төрле дин вәкилләре катнашындагы чара районның яшьләр, спорт һәм туристлык бүлеге җитәкчесе И.Тахиятуллин ярдәмендә оештырылды.
Уенда катнашкан һәр кешегә истәлек дипломнары бүләк ителде. Уеннар тигез исәп белән тәмамланды.