Төркестан шәһәрендә урнашкан Әхмәт Ясәви исемендәге Халыкара казах-төрек университеты бу көннәрдә матуриди дини мәктәбенә багышланган симпозиум уздыра. Әлеге “Матуридилыкның үткәне, хәзерге көне һәм киләчәге” дип аталган фәнни, дини чарада Татарстан мөфтие, ТР МДН рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин нәзарәтнең голәмәләр шурасы әгъзасы, РИИ мөгаллиме Габдулла хәзрәт Әдһәмов белән бергә катнаша.
Симпозиум 4-6 май көннәрендә университет бинасында уза. Бирегә төрле илләрдән җыелган фән һәм дин белгечләре матуриди мәктәбенең гакыйда буенча өйрәтүләре хакында сөйләшәләр. Галимнәр Россиядән, Казахстаннан, Германиядән, Австралиядән, Болгариядән, Әзербайҗаннан, Төркмәнстаннан һм башка җирләрдән җыелды.
Мөфти Камил хәзрәт барлык катнашучыларны сәламләп, бөек галим Әбү Мансур әл-Матуриди калдырган рухи мирасны өйрәнү мөһимлеге хакында әйтте. Ул Идел буе халкының имам Матуриди мәктәбе, хәнәфи мәзхәбе өйрәтүләренә таянулары хакында сөйләде.
“Мөселман дине белгече һәм татар тарихчысы Морад Рәмзи гарәп телендә язылган «Тәлфик әл әхбәр вә тәлких әл әсәр фивәкаи Казан вә Болгар вә мүлүкат татар» («Казан, Болгар вакыйгалары һәм татар патшалары турында хәбәрләр вә истәлекләр җыентыгы») хезмәтенең авторы буларак билгеле. Гарәп, фарсы телләрен камил белүче, төпле гыйлем иясе Морад Рәмзи татар галимнәре хакында үзенең хезмәтендә язып калдырган. Ул аларның барсы да сөнни, матуриди һәм хәнәфи булулары һәм яңалык кертмәүләре хакында әйтә”, - диде мөфти.
Шулай ук ул бүгенге көндә Матуриди хезмәтләрен өйрәнү һәм аларны популярлаштыру мөһимлеген ассызыклады. Чөнки Урта Азия мөселманнары өчен генә түгел, Россия мөселманнары өчен дә матуриди мәктәбе өйрәтүләре традицион булып тора.
Имам әл-Матуриди үз вакытында гомуми рәвештә имам Әбу-Хәнифә тарафыннан канунлаштырылган Ислам тәгълиматы кануннарын формалаштыра һәм бер системага сала. Имам әл-Матуриди тарафыннан формалаштырылган иман шарты изге Коръән Кәрим һәм Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) Сөннәтенә нигезләнгән. Бөек татар галиме Шиһабетдин Мәрҗани әйткән: "... әл-Матуриди Мавәрәннәһернең баш Хәнәфиләреннән берсе, үз заманының иң күренекле имамнарының берсе, сәхәбәләр һәм Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) табиинннары арасыннан булган изге бабаларыбызның кануннарына тугры булган, һәм Әбү-Хәнифә һәм аның әүвәлге дәвамчылары тәгълиматын тирәнтен аңлатып, мисаллар һәм дәлилләр белән халыкка җиткергән".
Мөфти соңыннан симпозиумны оештыручыларга рәхмәтен җиткерде.
Симпозиумда катнашудан тыш Камил хәзрәт Сәмигуллинның Төркестанга сәфәре кысаларында университет эшчәнлеге белән танышуы, шәех Әхмәт Ясәви мавзолеенда булуы көтелә.











