Төрмәдә ураза тотучылар саны арта бара

02 июль 2014 ел 09:56

Әлхәмдүлилләһи, сау-сәламәт булган кешегә ураза тотарга хәзер бөтен мөмкинлекләр бар: эш урыннарыбызда бернинди тыюлар, гаеп итешүләр юк, сәхәреңә-ифтарыңа җаңың ни тели – кибет-базар киштәләре хәләл ризыктан сыгылып тора. Күп кенә мәчетләр каршында хәтта ай дәвамында ураза тотучы мөселманнарга ифтар ашлары әзерләнә.

Рамазанны зарыгып көтүчеләр арасында ирекләреннән мәхрүм ителгән дин кардәшләребез дә шактый. Изге ай хөрмәтенә аларга нинди шартлар тудырыла икән? ТҖ МДНнең дәгъвәт бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт САБИРОВтан әнә шул хакта сораштык.

- Диния нәзарәтенең колонияләрдәге мөселманнар белән эшләү тәҗрибәсе зур. Без Татарстандагы тугыз төрмә белән дә элемтәдә торабыз. Ә Изге рамазанда ифтар ашларын үткәрергә бер ай алдан әзерләнә башлыйбыз. Рәхмәт мөфти хәзрәткә, тоткыннарны ифтар ашларына хәләл ризык белән тәэмин итүне сорап язган хатыбызны ул берсүзсез имзалап чыгара. Бу сумма гына җитмәсә, кайбер мөселман кардәшләребез бик теләп ярдәм итә. Аннары инде рамазан кайчан башлана, ничәсенә кадәр дәвам итә, Гает бәйрәме кайчан була – шул хакта әйтеп, колониядә ифтар, Гает бәйрәме мәҗлесләрен үткәрергә, колонияләргә хәләл ризык кертергә рөхсәт сорап, Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенә (УФСИН) хат язабыз. Әлхәмдүлилләһи, рөхсәт бирәләр, һәр колониягә хәләл ризык илтәбез, пешерүчеләргә дә шуннан ифтар ашлары әзерләргә әйтелә.

- Ифтар ашлары намаз укыган, ураза тоткан тоткыннар өчен генә оештырыламы?

- Юк, намаз укымаучы, ураза тотмаучы тоткыннар да килә ул мәҗлесләргә, аннары әкренләп уразасын тота башлый – безне менә шунысы бик сөендерә. Ифтар мәҗлесләрендә катнашканнан соң кайбер тоткыннар намазга да басалар, мәчеткә йөри башлыйлар. Рамазан ае - Аллаһның рәхмәте, бәрәкәте ае. Бу айда Аллаһ догаларыбызны кабул кыла, изге гамәлләр өчен савапларны арттырып бирә. Без моны колонияләрдә дә күрә алабыз. Кайбер тоткыннар нәкъ менә рамазан аенда дингә якыная, башка мөселман тоткыннардан күреп, сокланып, аларга иярә, намаз укымаучылар намазга баса, ураза тотмаучылар ураза тота башлый.

Ураза Гаете мәҗлесләрендә дә бик күп тоткыннар катнаша. Анда да намаз укымаучылар, ураза тотмаучылар күп була. Без аларны өстәл янына утыртып кунак итәбез. Күрсеннәр мөселман бәйрәмен, исламның

матурлыгын, гүзәллеген! Ураза тоткан, ифтарларда катнашкан тоткыннарга да бу хакта әйтеп аңлатабыз, мәҗлесләребез үзенчә бер дәгъвәт булсын, башкаларны да чакырыгыз, дибез.

Бәйрәмнәребез бик матур уза, Аллага шөкер, без аларда үзебез дә катнашырга тырышабыз. Тоткыннар шушы Изге рамазан аен сагынып көтеп алалар. Узган ел ифтар мәҗлесләренә барлык колонияләрдән 500 дән артык кеше катнашты. Шунысын да әйтергә кирәк – ураза тотучыларның саны елдан-ел арта бара.

- Апрель аенда Коръән укучылар арасында конкурс та уздырган идегез. Миңа калса, бу да колонияләрдә ислам динен тотучыларның арта баруына бер дәлил...

- Әйе, бу конкурс быел дүртенче тапкыр уздырылды. Без аны Зөя утравында урнашкан 5 нче төзәтү колониясенең Әл-Фатиха мәчетендә үткәрдек. Андагы тоткыннар бик әзерлекле, гарәп телен, мәсәлән, мәдрәсә шәкертләре дәрәҗәсендә беләләр. Конкурста катнашкан 23 мөселман алты номинациядә көч сынашты. Әлбәттә инде, колониягә барып, аларга тәфсир, Коръән уку буенча дәресләр дә бирдек. Жюрида Россия ислам институты укытучысы Рөстәм Нургалиев, Диния нәзарәтеннән Айрат хәзрәт Зарипов, Марсель хәзрәт Мингалиев һәм Әл-Фатиха мәчете имамы үзе утырды. Тоткыннар арасыннан тамашачылар да күп иде. Җиңүчеләргә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның Рәхмәт хаты белән бергә намаз вакытларын хәбәр итә торган сәгатьләр, электрон Коръән һәм һәр катнашучыга конкурс эмблемасы төшерелгән кружкалар тапшырылды. Соңыннан бергәләшеп мөфтият хисабына әзерләнгән чәй табынында сөйләшеп, фикер алышып утырдык. Бу да тоткыннар өчен зур вакыйга. Һәркемнең гөнаһларын танып, аларны кичерүен сорап, Раббысына мөрәҗәгать итәргә, туры юлны, хак динне табып, алдагы тормышын чиста кәгазьдән башларга мөмкинлеге бар. Ярлыкаучы – Аллаһы Сүбхәәнәһү вә Тәгалә, ә без мөселман кардәшләребезгә кулдан килгәнчә ярдәм итәргә бурычлы. Алга таба да менә шушы традицияләрне дәвам итәргә тырышырбыз, иншә Аллаһ.

 

Әңгәмәдәш – Нәүбәһар КӘБИРОВА, "Дин вә мәгыйшәт"

Башка журналлар

Һәр сүздә хикмәт бар

24 март 2016 ел 11:43

Зур Өскедә – зур шатлык

Октябрь революциясенә кадәр Зур Өске ике мәхәлләле авыл булган. Биредә 153 хуҗалык теркәлгән. Авыл...

23 март 2016 ел 11:06

Камил хәзрәт Сәмигуллин Россиянең төрле төбәкләре мөфтиләре белән очрашты

Камил хәзрәт Казанның Тынычлык мәчетендә Мәскәү мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов, Ханты-Манси округы...

05 декабрь 2014 ел 15:30
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана