“Азан” радиосы – Intertat.ru аша

16 июнь 2014 ел 14:16

"Азан” интернет-радиосы узган ел ахырында гына эшли башлавына карамастан, халыкта зур кызыксыну уятып, популярлык казанды. Татарстан Диния нәзарәтенең “Хозур” нәшрияты канаты астында эшли башлаган интернет-радионы хәзер Intertat.ru электрон газетасы аша да тыңлап була.

“Азан” радиосында дини темалар гына түгел, ә фәлсәфи, шулай ук татарлар тарихына, тормышына багышланган тапшырулар да әзерләнә. Татарстан республикасының беренче дини интернет-радиосында тапшырулар ике дәүләт телендә: русча һәм татарча алып барыла.


Татарстандагы беренче интернет-радионы гамәлгә ашыруда “Татмедиа” ААҖнең булышлыгы да зур булды. Ике телдә эшли башлаган интернет-радио Татарстанның ислам дөньясында яңа дәвер икәнен раслаучы фактор булып тора. Бүгенге көндә радиода татар һәм рус телләрендә алтышар тапшыру әзерләнә.

Радионың баш мөхәррире Айназ Мөхәммәтҗанов белдергәнчә, радиода тапшыруларны журналистлардан тыш танылган дин әһелләре, тарихчылар, галимнәр дә алып бара. Тәүлек буена мөнәҗәтләр, Коръән аятләре һәм яңалыклар белән үрелеп барган программа үзенең даими тыңлаучысын да булдырган.

Хәзер “Азан” радиосын безнең газета аша да тыңлап була. Моның өчен Intertat.ru ның “Дин” бүлегенә кереп, уң яктагы колонкадан медиа-уйнаткычны табарга кирәк.

 

Intertat.ru

 

Башка журналлар

Рөстәм хәзрәт Батыр: Бездә үзара тынычлык дию ул, бер шигарь генә түгел, ә көндәлек тормышыбыз

«Милли яки дини каршылыклар кухнядагы шовинистик анекдотлардан башлана»

14 октябрь 2014 ел 09:17

Дин – бәхеткә илтүче юл

08 август 2014 ел 11:16
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана