Зеленодол районының Васильево бистәсесендәге җәмигъ мәчет имамы Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, ярдәм сорап, редакциябезгә берничә мәртәбә шалтыратты. Тиз генә җыенып юлга чыга алмагач, үзе безгә килеп, гозерен җиткерде. Җирле хакимиятләр, муниципаль унитар предприятие корып, мөселман зиратын үз карамагына алган икән.
Рөстәм хәзрәт, зират хакимиятләр карамагында түгел, мөселман мәхәлләсе карамагында булырга тиеш, без хакимияттәгеләргә аңлатып карадык, аңларга теләмиләр, уй-фикерләребезне, мөселман зираты булдыруга күпме көч түккәнебезне газета аша җиткерсәк, бәлки колак салырлар, дип мөрәҗәгать итте. Дөрес, үз вакытында мөселман зиратына хуҗа булу өчен Васильевода эшләп килүче ике мәхәллә арасында бәхәс тә чыккан булган, әмма хәзер ул бәхәс бик кечкенә, әһәмиятсез нәрсә булып күренә.
– Зират булдыру өчен безгә “Овощевод” совхозының җиреннән бер кишәрлек бүлеп бирделәр. Аны рәсмиләштерү дә озакка сузылды, хакимиятләрнең дә акчасы булмады. Әмма Әҗәл дигәннәре көтеп тормый бит. Мәрхүмнәребезне җирләргә керештек. Күрше Сафуан авылы көтүе йөри башлагач, бабайлар белән киңәшләштек тә, зиратны койма белән әйләндереп алырга кирәк дигән карарга килдек. Янәшәсендә зират йорты да ясап куйдык.
2009 елны, бистәбездә икенче мәчет ачылгач, әлеге мәчет имамы, безгә килеп, зиратны бүләргә тәкъдим итте. Тагын бер-ике мәчет төзелсә, аны өчкә-дүрткә бүләрбезме, дип мин катгый каршы килдем. Район башкарма комитетында моңарчы бу хакта, ягъни зиратны карап тору чыгымнарын кем үз өстенә ала, дип сүз булган иде. Без инде моны үзебезчә көйләгән идек: мәетен җирләгән һәр гаилә мәхәллә бухгалтериясенә мең сум акча түли.
Әйтик, елына 80-90 кеше мәрхүм булып, 80-90 мең сум акча керә, шушы акча зиратны карап торучыга түләргә, зират коймаларын буяп, искергәнен, ватылганын алыштырып-төзәтеп торырга, мәчет чыгымнарына җитә иде. Әмма икенче мәчет вәкилләре, бу акча икенче мәчетне карап тору чыгымнарын каплауга да җитә, дип дәгъва белдерде. Зиратны бүлмәс, тарткалашуга җирлек калдырмас өчен, без ризалашырга булдык. Әмма, ни кызганыч, икенче мәчеттәгеләр, килешүдән баш тартып, зиратны үзегезгә алыгыз, дип башкарма комитетка хат язган икән. Моны күпсенү дип әйтергә кирәк микән инде, әллә кемдер котыртканмы – белмим. Хат-мөрәҗәгатьне сессиядә карап тикшерделәр дә зиратны мөселманнар карамагыннан алдылар. Шулай итеп алдагы сессиянең карарын юкка чыгардылар.
Зиратны бездән алгач, “Ритуал” дигән бер муниципаль ширкәт оештырдылар, аңа җитәкче итеп бер урыс кешесен куйдылар. Анда үзебезнең бер татар агае карап торучы булып калган иде. Әмма ул быел яз башында гариза язып эштән китте, чөнки аның моңарчы булган азмы-күпме вәкаләтләрен чикләп, җитәкчелек аңа гади каравылчы сыйфатында эшкә урнашырга кушкан икән. Шуңа күрә мөселманнарыбыз бүген аптырашта: ничек инде урыслар килеп кабер казый, үз зиратыбызга без үзебез хуҗа була алмыйбызмыни, әллә соң имзалар җыеп, Казанга мөрәҗәгать итик микән, диләр.
Бер караганда, ике мәхәллә арасындагы бәхәс нәтиҗәсе бу. Хәер, хәзер, мөселманнар кулыннан тартып алынгач, инде үз арабызда ыгы-зыгыга урын калмады. Ишетүемчә, икенче мәчет җитәкчеләре дә имза җыю тәкъдимен хуплап чыккан. Минемчә, зиратлар коммерция структуралары кулында түгел, мәхәлләләр карамагында булырга тиеш. Менә дистә елдан артык билгеләнгән тәртип буенча эшләп килгән зиратыбыз – моңа яхшы мисал. Дин әһелләреннән, мәчет картларыннан аермалы буларак, гади мөселманнарыбыз арасында бернинди аңлашылмаучылык, дәгъва юк иде. Элек, мәчет мөселманнар карамагында булган вакытта зират чыгымы бер мең сум булса, хәзер биш-алты тапкыр артачак диләр. Әйтик, элек мәрхүмнең туганнары килеп кабер казый ала иде, хәзер штатта кабер казучылар бар. Җир алу, кабер казуны төп керем чыганагы иткәннәрен аңлыйсыздыр инде.
Үз вакытында бу җир мөселман һәм православ зиратлары ясар өчен дип бүлеп бирелгән була, шуңа күрә янәшәдә диярлек урыслар да үз мәетләрен күмә башлаган иде; инде иске зиратлары тулгач, барысы бирегә күчте. Алай гына да түгел, иске зиратларының коймасын монда күчереп куйдылар. Хәзер анда каравылчы булып торган агай татар зиратына да “күз-колак” булып тора. Моңа ничек эчең пошмасын инде?! Әле җитмәсә, “Ритуал” җитәкчесе, сез нәрсә эшләдегез соң, дип торган була. Безнең татар-мөселман ягының үз яме, күркәмлеге бар. Нишләп әле без – мөселманнарның үз мәрхүмнәребезне үзебез теләгәнчә җирләргә һәм карап торырга хакыбыз юк?! – дип сөйләде ул безгә.
“Минемчә, бу вәзгыятьтә “Күмү һәм җирләү эше турындагы федераль закон (№ 8 – ФЗ 2014)” бозыла. Әгәр мәхәллә халкы судка мөрәҗәгать итәргә уйласа, без анда аларның мәнфәгатен якларга әзер”, – ди адвокат Роберт Туктаров. Әлеге законда, зиратлар өч төрле – җәмәгатьчелек, дини һәм хәрби була, дип әйтелә. Законның 19нчы маддәсендә, дини каберлекләр бер диндә булганнарны күмү өчен каралган, дини зиратлар җирле үзидарә карамагында булырга мөмкин; җирле үзидарә органнары дини зиратларның эшләү тәртибен тиешле дини берләшмәләр белән килештереп билгели; авыл җирлекләрендә дини зиратларның эшчәнлеге гражданнар тарафыннан мөстәкыйль рәвештә алып барылырга мөмкин, диелгән.
Әлеге мәсьәлә уңаеннан без Васильево бистәсе җирле үзидарә башлыгы Олег Антоновның фикерен дә сораштык. “Без шәһәр тибындагы бистә булып торабыз. Шуңа күрә законда әйтелгән ташламалар безгә кагылмый. Әгәр җирле мәхәллә зиратны тоту, җирләү мәсьәләләрен үз җилкәсенә алырга тели икән, җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять оештырып, коммерция эшчәнлеге белән шөгыльләнергә тиеш булып чыга, ә бу закон буенча тыела. Имам сезгә, бер мең сум ала идек, дип сөйләгән, ә без 7-8 мең сум дип ишеткән идек. Дөрес, хәзер мәрхүмен җирләүчеләрдән биш мең сум чамасы акча алына”, – дип аңлатты ул безгә.
Рәшит Минхаҗ
(“Ватаным Татарстан”, /№ 81, 23.05.2014/)