«Казан» милли-мәдәни үзәгендә «Тынычлык һәм мәрхәмәтлелек сөюче хатын-кызлар» исеме астында, ТР Мөслимәләр берлегенең II корылтае узды. Корылтайда Татарстанның төрле районнарыннан һәм күрше Башкортстан, Мордовия республикаларыннан җыелган 300гә якын мөслимә катнашты. Җәлил хәзрәт Фазлыев рәислегендә барган корылтай эшендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, ТР Дәүләт Советы депутаты Фәрит Мифтахов һәм башкалар катнашты.
«Динебез нәсыйхәттән гыйбарәт. Без ул нәсыйхәтне күпне күргән әниләребездән, әбиләребездән, абыстайларыбыздан алабыз. Пәйгамбәребез (с.г.в.) дә, динебезнең яртысы хатын-кызлар аркылы килгән, дигән. Сезнең фикерләрегез безнең өчен бик мөһим. Шундый җыеннар дәвамлы булачагына без ышанабыз. Бергә булсак, кыенлыклар да аз булыр», – диде Татарстан мөфтие Камил хәзрәт сәламләү чыгышында. «Хатын-кызга ияргән дин өй эченә керми калмас», – дип саный Җәлил хәзрәт тә.