Акчаң гына булсын

28 октябрь 2014 ел 13:25

Шушы көннәрдә хаҗ кылырга барган мөселманнарның соңгы төркеме Татарстанга кайтты. Беренче төркемдәге 220 кеше исә 17 октябрьдә үк изге сәфәрдән кайткан иде инде. Хаҗилар әйтүенчә, алдагы елларга караганда, быел оештыру дәрәҗәсе дә, яшәү шартлары да яхшырак булган.


Хаҗилар сәфәргә биш елдан соң гына барачак


Соңгы вакытта хаҗ сәфәрен оештыруда берникадәр үзгә­реш­ләр булуы хакында да әйтеп китәргә кирәк. Мәккәдәге мә­чет­не төзекләндерү сәбәпле, квоталар саны киметелгән икән. Бу барлык илләргә дә кагыла, шул исәптән Россиягә дә. Әйтик, Рос­сиядә квота 16 мең 400гә кадәр киметелгән. Татарстанга исә шу­ның нибары 1800е генә бирелде. Шуны да әйтергә кирәк, Согуд Гарәбстанының хаҗ оешмасы таләбе буенча, соңгы биш ел эчендә хаҗ кылмаганнар гына изге сәфәргә бара алачак икән.


Бу яңалык мөселманнар арасында берникадәр ыгы-зыгы тудырган, әлбәттә. Әмма, син биш ел эчендә хаҗга баргансың инде дип, изге сәфәргә баручыларны куып кайтаручылар булмады анысы. Шул ук вакытта хаҗга барырга барлык кешеләрнең мөм­кинлеге дә юк. Әйтик, бүген хаҗ­ның чыгымнары 155 мең сум тора.


– Биш ел эчендә хаҗга баручыларга кабат сәфәргә бару каралмаган дигән яңалыкны күп­тәннән әйтеп киләләр инде, – ди Тәтеш районы мәчетенең имам-хатыйбы Инсаф хәзрәт Җәләлет­динов. – Быел исә ике ел элек изге сәфәргә баручылар кабат барды. Аларга ниндидер чикләүләр куелмады.
Инсаф хәзрәт быелгы хаҗга төркем җитәкчесе булып барган. Тәтештән тугыз мөселман юлга чыккан.


– Моннан унике ел элек хаҗ кылып кайткан идем инде, – ди ул. – Быелгы шартларны элеккесе белән чыгыштырганда, аерма җир белән күк арасы кебек. Элеккеге сәфәрдә ашау-эчү каралмаган, яшәү шартлары бик начар иде. Бу юлы исә бөтенләй башка вәзгыять. Көненә ике тапкыр ашау-эчү кергән, кунакханәләрдә шартлар әйбәт. Биш кешелек бүлмә булса да, бөтен уңай­лык­лар бар иде. Гади хаҗиларга исә шартлар тагын да яхшырак. Әле кичә генә Казаннан бергә барган хаҗилар шалтыратты. “Барысы да югары дәрәҗәдә оештырылган иде”, – дип рәхмәтләрен җит­керделәр.


Быелгы сәфәрдә адашучылар да, вафат булучылар да булмады, шөкер. Татарстан хаҗиларын ерак­тан ук яшел төстәге ки­емнәреннән, сумкаларыннан танырга мөмкин икән. Табиб­лар­ның да, төркем җитәкчеләренең дә махсус киемнәре булган. Ха­җиларның сәламәтлеген унбиш табиб кайгырткан. Шуны да әйтеп китәргә кирәк, Татарстан хаҗилары изге сәфәрдә татар милли ризыклары белән тукланган. Ризыкларны әзерләргә махсус пешекчеләр барган. “Төркем­нән артта калучыларны кием­нә­реннән таный идек. Мондый махсус киемнәр белән йөргәндә, адашучылар да булмый диярлек”, – ди Инсаф хәзрәт.


Алдан әзерлекле булу кирәк


Хаҗиларның сәфәрендә ку­нак­ханәдә тору, ашау-эчү генә каралмаган, әлбәттә. Шәһәрләр буйлап экскурсиягә йөргәннәр. Шулай ук корбан чалу, аны фәкыйрьләргә таратуны да оештырганнар. Үзең белән 10 литр Зәм-зәм суы алу да каралган. Һәр көн диярлек төркем җитәк­че­ләре, имам-хатыйблар хаҗ кылу тәртипләренә өйрәткән.


Дөрес, изге сәфәргә барганчы ук инде мөселманнар өч атналык укуларда булганнар икән. “Алдан әзерлекле кеше үзен бөтенләй башкача тота, – ди Татарстан Диния нәзарәтенең хаҗ бүлеге хезмәткәре Габдулла хәзрәт Галиев. – Дәресләргә йөр­гән, әле генә сәфәрдән кайткан мөселманнар белән сөйләшкән идек. Безгә күп­кә җиңелрәк булды, диделәр. Хаҗ сәфәре кы­луның күп кенә ка­гыйдәләре белән хәбәрдар булу – аларга, авыллардан, районнардан барган кешеләргә караганда, күп нәрсәләрне хәл итәргә булышкан”. Авыл кешеләре өчен укулар каралмаганмыни? “Район җирлегендәге мөхтәсибләргә дә дәресләр уздырырга кушабыз, – ди хәзрәт. – Әмма бу укулар мәҗбүри түгел, һәркемгә дә ирек­ле куелган. Тели, үзенә кирәк дип саный икән – йөри, теләми икән – юк. Шулай ук башка шәһәрләрдә дә укулар үткәрәбез. Әйтик, быел хаҗга баручылар өчен Чаллыда, Әлмәттә дәресләр уздырдык”.


Әлбәттә, өч атна эчендә генә хаҗ кылуның бөтен нечкә­лек­ләрен өйрәнеп булмый. Иң мө­һиме – хаҗилар, олы хаҗның нинди фарызлары һәм вәҗиб­ләре бар, гөмрә кылганда нинди та­ләпләр үтәлергә тиеш, дигән сорауларга җавап бирергә ти­ешләр.


Шул ук вакытта мөселманнар арасында хаҗ кылып кайтканнан соң да сорауларына җавап таба алмаучылар шактый. Әйтик, ашау-эчү кертелгән, кунакха­нәләрдә бөтен уңайлыклар тудырылган шартларда хаҗ кылу дөрес буламы? Согуд Гарәбстаны корольлеге бүләк иткән хаҗ сәфәре хаҗ кылынган булып саналамы? Анысын инде Аллаһы Тәгалә генә белә. Әлеге сорауга мөфти дә, имам-хатыйб та җавап бирә алмый.


АЛСУ ХӘСӘНОВА

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 155, 24.10.2014/)

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана