Кайбычта Коръән укучылар бәйгесе уздырыла

24 апрель 2014 ел 13:26

Иман берлә Коръән тулган садремә.. Әгәр янсам каты хәсрәт вә кайгының мин утында, укыйм тиз-тиз күңелдән гаҗәеп бер сүрә Коръәндин”, – дип язып калдырган бөек Тукаебыз.

Районда Коръән укучылар бәйгесен татар халкының сөекле улы Габдулла Тукайның туган көненә билге­ләү­ләре юкка гына түгел. Чөнки шагыйрь кече яшен­нән, аннан соң мәдрәсәләрдә ислам динен күңеленә сеңдергән, иҗатында да бу ачык чагылыш таба. Район мөх­тәсибе Дамир Гыйниятуллин көндезге сәгать икедә башланачак бәйгедә Тукай иҗатына зур урын бирелә­чәген әйтте. Бәйге мә­чет­ләрдә дин сабаклары алучы мәктәп укучылары, зурлар арасында үткәрелә. Ул башта авылларда уза, анда җиңүчеләр район бәйгесендә катнаша. Башка еллардан аермалы буларак, быел мәктәпкәчә яшьтәге балаларны да катнаштырырга уйлыйлар. “Аларның ике сүрәне яттан белүләре җитә,” – диде Дамир хәзрәт. Чыгыш ясаучыларга гадел бәя бирү өчен жюри составына Кайбычтан бер кешене дә кертмәскә уйлаганнар. Анда Тәтеш һәм Буа районнарының имам-мөхтәсибләре булуы көтелә. Бәйге барышында Татарстан Диния нәзарәте җи­бәр­гән викторина сорауларына да җаваплар эзләячәкләр. Җиңүчеләрне бүләкләр көтә.

kaibicy.ru

"Кайбыч таңнары"

Башка журналлар

Һәр сүздә хикмәт бар

24 март 2016 ел 11:43

Зур Өскедә – зур шатлык

Октябрь революциясенә кадәр Зур Өске ике мәхәлләле авыл булган. Биредә 153 хуҗалык теркәлгән. Авыл...

23 март 2016 ел 11:06

Камил хәзрәт Сәмигуллин Россиянең төрле төбәкләре мөфтиләре белән очрашты

Камил хәзрәт Казанның Тынычлык мәчетендә Мәскәү мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов, Ханты-Манси округы...

05 декабрь 2014 ел 15:30
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана