Вазыйфабыз бик тә җаваплы

07 февраль 2014 ел 13:29
Безнең "Ак мәчет" каршында 60 төркем оешып, аларда меңгә якын кеше башлангыч дини белем ала. “Якшәмбе мәктәпләре” дип аталсалар да, чынлыкта, алар атна дәвамында эшли. Ир балалар һәм кыз балалар төркемнәре бар. Татар телен белмәүчеләр өчен урыс телле төркемнәр оештырылган. Мәчеткә кемдер Коръән укырга, кемдер исә намаз хөкемнәрен өйрәнер өчен килә. Минемчә, без аларның барысының да ихтыяҗын канәгатьләндерергә тиеш.
   Бүгенге көндә “Якшәмбе мәктәпләре” өчен 1, 2, 3 еллык программалар тәкъдим ителде. Бу бик яхшы, димәк, укыту системасында бер эзлеклелек, тәртип барлыкка киләчәк. Әмма уку срогын 2-3 ел белән генә чикләргә кирәкми, чөнки  бу дәвердә укучы башлангыч белемгә ия булып, дин белән танышырга гына өлгерә. Динне тагын да тирәнрәк аңлау өчен укуны дәвам итәргә кирәк. Бездә, мәсәлән, 17 ел мәчеткә укырга йөрүче әбиләр төркеме дә бар. Алар җыелышып Коръән укыйлар, хәзрәтләребезнең вәгазьләрен тыңлыйлар. Гомумән, бездә бер дәрес тә хәзрәт-мөгаллимнәребез нәсыйхәтеннән башка үтми.
   Хөрмәтле мөгаллимнәр! Аллаһы Тәгалә безгә зур вазыйфа - динсезлек  афәтенә тарыган халыкка дини белем бирү вазыйфасын йөкли. Шушы вазыйфаны тиешенчә үтәгәндә генә без, иншә Аллаһ, ике дөнья бәхетенә ирешәчәкбез.
    Журналист әфәнделәр, туташлар колагына да җиткерер сүзем бар. Бүген радио-телевидение, газета-журналлар аша динне пычрату бара. Шул сәбәпле халык мәчеткә балаларын китерми башларга да мөмкин. Ислам диненең асылын аңламыйча, дин турында мәкалә язмасагыз, очраклы кешеләрдән интервью алмасагыз иде сез. 
    Аллаһы Тәгалә барчабызга да файдалы гыйлемнәр, сәламәтлек, иман байлыгы насыйп итсен.
                                                Әсфия БЕЛЯЕВА,                         
                       Чаллы шәһәренең, Ак мәчет мәдрәсәсе мөгаллимәсе , "Дин вә мәгыйшәт"
 
 
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана