Владимир Александрович Попов – рәссам, православие динендәге рус кешесе. Ул җитмеш яшемдә үземне таптым һәм калган гомеремне шәмаил, тугралар язуга багышладым, дип белдерә. Озакламый дөнья күләмендә танылган каллиграфчыга 90 яшь тула һәм ул туплаган тәҗрибәсен шәкертенә тапшыру белән мәшгуль.
Владимир Попов чит милләтне ничек тирәнтен аңлап, олылап булганын күрсәтте |
Чит милләтне олылап
Дөрес, гомере буе башка юнәлештә иҗат иткән һәм бик соң гына каллиграфия өлкәсенә кереп киткән кешегә танылу тиз генә килми. Дөнья буйлап күргәзмәләр оештыруда һәм белгечләрдән новатор дигән бәя алуда аңа “Сакура” татар-япон мәдәни-мәгълүмати үзәге директоры Асия Садыйкова ярдәм итә. Аларның тәүге очрашулары турында ул болай сөйли:
– Мин Владимир Александрович белән каллиграфия турында тапшыру эшләгәндә таныштым. Бу юнәлештә эшне без 2000 еллар башында, кешеләрнең аңын җимерүдән туктатып, матурлык ягына бору өчен оештырган идек. Японнарның психологиясе бик тә үзенчәлекле. Шулай булмаса, сугыштан соң тиз арада алдынгы илгә әверелер идеме алар?! Менә шушы алдынгылыкның серен алар өлешчә каллиграфия сәнгатендә дә күрә. Чөнки бу сәнгать матурлыкны тормышка ашыру белән беррәттән сәламәтлеккә дә уңай йогынты ясый. Владимир Поповны күргәч, моңа тагын бер кат инандым. Ул каллиграфиягә күчеп акыл сафлыгын саклап калу өстенә, самимилекне, үсмерләрчә соклана белүне, иҗат ялкынын сүндермәде. Чөнки каллиграфия баш миенең картаюын тоткарлый. Мин аны бөтен дөньяга таныту уе белән яна башладым. Һәм без андый юлны таптык та.
Асия Садыйкова тәкъдиме белән Владимир Попов Япония императоры һәм аның хатынының, бу ил премьер-министрының туграларын ясый. Сүз уңаеннан, ул бик күп дөньякүләм мәгълүм сәясәтчеләрнең үтенече буенча аларның туграларын иҗат иткән. Иң кызыгы шунда, XIII-XIV гасырларда рус кенәзләре дә тугра белән имзалаганнар. Кызганыч, бу фактка рус дөньясында күз йомарга тырышалар. Ә менә Япониядә Поповның туграларын күргәч, борынгы татар тугралары белән хәзерге япон тугралары арасындагы уртаклыкны күреп шаккаталар һәм бу халыклар кайчандыр бер җирдә яшәп, шуннан миграцияләнгән дигән фикергә киләләр.
Шулай итеп Асия Садыйкова Владимир Попов тугралары һәм шәмаилләреннән авторлык күчермәсен эшләтә һәм күчмә күргәзмә оештыра. Бу күргәзмәгә икенчесе – Поповның хатыны Любовь Сперанскаяның иҗат эшләре дә кушыла. Любовь Сперанская исә – театр рәссамы. Ул XVIII-XX гасырларда Казан татарлары кигән милли костюмнар коллекциясен иҗат итә. Бу күргәзмәләр Ливиядә, Сүриядә, Мисырда була. Күптән түгел Белоруссиянең дүрт шәһәрен иңләп кайта. Владимир Попов Белоруссиядәге күргәзмәләрне аеруча дулкынланып искә ала. Любовь Сперанская чыгышы белән Белоруссиядән. Димәк, Сперанская, вафатыннан соң булса да, үз ватанында чит милләтне, аның мәдәниятен ничек тирәнтен аңлап һәм олылап булганын күрсәтә алган.
“Ни өчен ислам диненә күчтегез?”
Баксаң, бу сорауны һәр күргәзмә ачылышында диярлек бирәләр икән. Рус кешесенең кинәт кенә иҗат алымын үзгәртүе бик күпләр өчен башка сыймаслык гамәл булып тоела. Владимир Попов исә иренмичә үз тормышын сөйләп бирә:
– Мин – Көнбатыш тәэсирендә формалашкан рәссам. 9 класстан үз теләгем белән Бөек Ватан сугышына китеп, аны аркылыга-буйга гиздем. Фәкать 1947 елда гына өйгә кайту насыйп булды. Мин Украинаның Мариуполь шәһәрендә туганмын. Әти – Вологда шәһәреннән, әни милләте буенча поляк булган. Алар абыйсы белән 1914 елда ук, сугыш хәрәкәтләреннән качып, Россиягә күченгәннәр. Элек тә, рәсемдә ислам матурлыгын чагылдыру теләге тикмәгә түгел, безнең нәселдә дә исламга кагылышлы нидер булырга тиеш, дип уйлана идем. Әти ягыннан бар да аңлашыла, мин әни ягыннан шәҗәрәне өйрәнүгә керештем. Шунда әнинең нәселендә Дунай тармагы булуы ачыкланды. Дунай – мадьярлар бишеге. Ә мадьярлар Чыңгызхан явыннан качкан болгарлар бит инде ул. Менә шулай итеп миндә төрки тамырлар барлыгы ачыкланды. Ләкин хикмәт монда гына да түгел. Гомеремне рәсем сәнгатенә багышлап, күләмле әсәрләр иҗат иттем. Пейзажлар ясадым, яңа төзелешләрне, БАМны башыннан ахырынача сурәтләдем. Бер караганда Шәрыкка катнашым юк та кебек. Ни өчен моңа тартылдым икән соң? Һәр елны диярлек үз хисабыма иҗади командировкаларга китеп, этюдлар ясый идем. Мин – холкым буенча дәрвиш. Шуңа күрә бер айдан ярты елга кадәр гаиләдән юкка чыга идем. Юлым һәрвакыт диярлек Шәрыкка, Урта Азиягә әйди. Мин анда архитектура һәйкәлләре, төрбәләр, мәдрәсәләрнең матурлыгына, аларның бергә тупланып рухи ансамбль тудыруына соклана идем. Мөгаен, бу станлы графикада эшләгән чорда зур бер серияне башлап җибәрергә этәргеч биргәндер. Ул шартлы рәвештә “Бөтен чорлар һәм халыкларның рухи архитектура һәйкәлләре” дип аталды. Мин аны дөньяның алты дине буенча темаларга бүлдем. Шул рәвешле христиан дине темасын эшләп бетердем һәм күргәзмәләрдә тәкъдим иттем. Шуннан соң ислам сериясенә алындым.
Владимир Попов ислам динен архитектура һәм пейзаж җәһәтеннән яктырта. Аны белгән кешеләр, ислам дөньясын өйрәнә башлагач, ул икенче рәссамга әйләнде, төсләр балкышы, палитрасы үзгәрде, диләр. Владимир Поповның иҗат үзенчәлеге дә шунда, яңа темада ул үзен, алымнарын беркайчан да кабатламый. Казанның сынлы сәнгать музее күргәзмәләр залында бөтен өч катны да биләп торган, ике дингә багышланган күргәзмә зур уңыш белән уза. Ләкин исламны чагылдырган сурәтләрнең христиан диненә багышланган полотнолар белән янәшә булуы кайберәүләрне пошаманга сала. Дөресен генә әйткәндә, бу күршелек аның үзен дә борчый. Гәрчә дөньяның бөтен диннәре бер чыганактан яралган дип санаса да. Ә күргәзмә ачылышыннан соң төнлә: “Нишләп әле сиңа, Володя, ислам сериясен чын Шәрык сәнгатендә дәвам итмәскә?” – дигән аваз ишетә. “Күз алдына бер-бер артлы шәмаилләр, каллиграфия композицияләре, тугралар, арабескалар килеп басты”, – дип искә ала ул. Шуннан соң Коръән һәм дини китапларны өйрәнеп, беренче эскизларын ясый. Аның остазы Нәҗип Нәккаш була. Сәнгать белгече Рауза Солтанова исә бу эшләр буенча ТФАдә фикер алышу оештыра. Шулай итеп, ислам сәнгатенә яңа исем ургылып керә. Аның дөньяга танылуы Иранда узган “Коръән һәм каллиграфия” күргәзмәсендә була. Анда ул шартлы рәвештә икенче урынны ала. Шуннан соң Владимир Поповны беренче рус каллиграфы дип атый башлыйлар. Соңрак, Владимир Попов күргәзмәләренең берсен ачканда, Дәүләт эрмитажы директоры Михаил Пиотровский: “Сезнең иҗат эшләрегез цивилизацияара элемтәне ныгыта”, – дип белдерә.
“Дивани-хати” һәм остаз
Владимир Попов егерме ел дәверендә каллиграфия белән шөгыльләнеп, Шәрык сәнгатен тагын да камилләштерә. Әмма бу камил сәнгать һәм матурлык дәвамчысы булмаса, юкка чыгар иде. Дөресен генә әйткәндә, аңа бик күпләр мөрәҗәгать итә, әмма остазның берәүгә дә күңеле ятмый. “Мин үзем дә укучы гына, галим фикерләрендә тәрбияләнәм”, – дип җавап бирә. Әнә шулай камилләшә торгач, ул җиде төрки илнең башкаласы һәм эре шәһәрләрендә шәхси күргәзмәләрен оештыра.
Кызык: шәкерте Гөлназ Исмәгыйлованы остаз нигәдер гарәп каллиграфиясендәге иң матур почерк-язуның берсе булган дивани-хати белән чагыштыра. Нишлисең, һәр рәссам үзенчә күрә, тоя, күрәсең. Берникадәр шөгыльләнүгә остаз Гөлназның гарәп графикасын нечкә тоемлавын һәм инде үз эшләрен тәкъдим итәргә әзер булуын күрә. Ул укучысына каллиграфиянең фәкать тынычлык белән сугарылганын төшендерә. Тынычлык, аңлашу, компромисс, сабырлык – менә нинди темаларны яктыртырга тәкъдим итә ул. Чыннан да, ул эшләгән каллиграфик композицияләрдә, туграларда Аллаһ, гармония, намус, мәхәббәт кебек төшенчәләрне күрәбез дә.
Владимир Попов, соңгы вакытта диннәр арасында каршылык тудырырга тырышу – ул халыкны үз куллары белән буарга маташу, дип белдерә. Аның өчен ислам дине – иң чиста һәм иң гүзәл дин.
P.S. Владимир Попов кулдан үзенең каллиграфия эшләрен туплаган 250 битлек альбом әзерләгән. Ул халыкара мөселман китаплары ярминкәсендә ике мәртәбә тәкъдим ителеп югары бәя алган. Бердәнбер нөсхәдә булган шушы альбомны нәшер итәр өчен Владимир Поповка спонсорлык ярдәме кирәк. Әлегә бу идеяне Мәдәният министрлыгы күтәреп алмаган. Ә бит бу олы иҗатның егерме елын колачлаган бер кыйпылчыгы гына. Гомерен бары тик сәнгатькә багышлаган һәм бер генә картинасын да сатуга куймаган олы шәхес хөкүмәт тарафыннан игътибарга лаек югыйсә.
(“Ватаным Татарстан”, /№ 3, 10.01.2014/)