Чирмешәндә мөселман яшьләре ярышты

18 декабрь 2013 ел 09:17

Район үзәгендәге физкультура-савыктыру комплексында узган якшәмбе көнне дистәгә якын шәһәр һәм район командалары тенниста, волейболда, суда йөзүдә, кул көрәштерүдә, аркан тартуда көч сынаштылар.

 

Республикакүләм бу бәйгедә иң тавышлысы аркан тарту вакытында булды кебек. Тавышлы дию яхшы мәгънәдә, залда бик хисләнеп көч бирүчеләр күп иде. Чирмешән егетләренә башта ук көчле көндәшләр туры килде, алай да Чаллы, аннары Түбән Кама командалары безнекеләргә тиз бирелде, ә финалда мөслимлеләр дә “сынды“. Шулай итеп, спортның бу төрендә кубок Чирмешәндә калды. Мөслим арканчылары – икенче, Түбән Кама командасы – өченче. Призлы урыннар алучыларга, һәр катнашучыга да бүләкләр тапшырдылар.

Суда йөзү буенча да якташларыбыз алга чыкты. Лашман егетләре бассейнда ничек тиз йөзәсен яхшы беләләр икән. Шушы командадан Равил Миһманов шәхси беренчелектә җиңүче.

 

-Без мәктәп бассейнында еш шөгыльләнәбез, ярышларга да баргалыйбыз,- ди Лашман егете Тимербулат Билалов. Ул да йөзүдә елдан-ел остара баруын раслады.

Кул көрәштерүдә Башкортстан, Октябрьск шәһәреннән килгән 25 яшьлек Руслан Бадукшановка  тиңнәр юк иде. -Армспорт белән ике еллап шөгыльләнәм,- ди бүген кубок һәм башка бүләкләр алган спортчы. -Чирмешәндәге спартакиада хакында Чаллыда яшәүче абыем хәбәр итте, алданрак белсәк, монда күбрәк составта да килер идек. Татарстанда спортка игътибар көчле, сездә җиңү - зур дәрәҗә.

-Кул көрәштерүдә катнашу өчен иң башта имтихан тотарга туры килде: егетләр дога да укыдылар, намаз уку тәртибен дә сораштык,- ди бу бәйге хөкемдары Рәмил Гыйматдинов.

Башка бәйгеләрдән шактый озаккарак сузылган волейболда күршеләребез – лениногорскилылар, ә өстәл теннисында Сарман егетләре – җиңүчеләр.

-Килүегез өчен зур рәхмәт. Мөселманнарның кем икәнен, булган халык икәнен, үзебезнең яхшы якларыбызны күрсәтегез,- диде муниципаль район башлыгы Наил Зарипов, бәйге кунакларын сәламләп. -Бер-беребезгә дус, ягымлы булыйк, бер-беребезне вакытында ялгыш адым ясаудан туктатырга тырышыйк.

Татарстан Республикасы Диния нәзарәтеннән килгән вәкил – мөфти урынбасары Илдар Баязитов бу  ярышның күрешергә, араларны якынайтырга бер форсат булуын әйтте, оештыручыларга, район хакимиятенә рәхмәт җиткерде.

Спартакиадада 140лап спортчы катнашты. Килүчеләр тагын да күбрәк булыр иде, тик алдагы төндә, иртән дә буран котырды.

 

“Чирмешән“ физкультура-савыктыру комплексына ярышка килгән кунак спортчыларны мәчетләребез вәкилләре көн буе табын яныннан да җибәрмәделәр. Кара Чишмәдән телеңне йотарлык тәмле коймаклар китерсәләр, Керкәле, Чирмешән һәм башка кайбер авыллар мәчетләре көче белән зур казаннарда пылау пешергәннәр, бәлеш тә өлгерткәннәр. Өстәлләргә әллә ничә төрле пирог, яшелчә куйдылар, чәй гел кайнап торды. Бик тырышканнар, Алланың рәхмәте яусын. Уеннарны бер бәхәссез оештырган хөкемдарларның гаделлеге, осталыгы да югары бәя куярлык.

-Спартакиадага җыйнау әзерләндек, бик күп бүләкләр алдык,- ди район мөхтәсибе Минсәгыйрь хәзрәт Миншин. -Бу изге эштә өлеше булган һәркемгә Аллаһының рәхмәтләре ирешсен.

Мөхтәсибәт каршында оешкан яшьләр бүлеге өчен бүгенге чара үзенә күрә бер сынау да булды. Фаиз Билалов, Шәүкәт Хәйруллин, Хәким Мәссаров бу бүлекнең эшен җанландыру өчен бик активлар.

...Чирмешәндә булган спорт бәйгесендә катнашучылар һәр эшләрен “бисмилла“ әйтеп башладылар. Бүген дә алар намазларын калдырмадылар, вәгазь дә тыңладылар, һәр җиңүләрендә Аллаһы Тәгаләнең ярдәмен тоюларын белдерделәр. Ярышның девизы да күркәм: “Ислам дине актив тормыш яклы, ислам дине террорга каршы!“

Яшьләребез иманлы, белемле, максатчан, кыю, тәвәккәл. Алар көчле дә. Бездә узган спартакиада моны кабат раслады.

nashcheremshan.ru

 

Башка журналлар

Һәр сүздә хикмәт бар

24 март 2016 ел 11:43

Зур Өскедә – зур шатлык

Октябрь революциясенә кадәр Зур Өске ике мәхәлләле авыл булган. Биредә 153 хуҗалык теркәлгән. Авыл...

23 март 2016 ел 11:06

Камил хәзрәт Сәмигуллин Россиянең төрле төбәкләре мөфтиләре белән очрашты

Камил хәзрәт Казанның Тынычлык мәчетендә Мәскәү мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов, Ханты-Манси округы...

05 декабрь 2014 ел 15:30
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана