Казанда "Татарларда ислам мәгърифәте" музее ачылды

07 ноябрь 2013 ел 12:46

Татарстан башкаласы Казанда татарлар тарихына багышланган тагын бер музей эшли башлады. "Татарларда ислам мәгърифәте" дип аталган музей Русия ислам университетында уку йортының 15 еллыгына туры китереп ачылды.

 

"Музейның иң беренче экспонаты – узган гасыр мәдрәсәләрендә торган, шәкертләр укыган көрси (парта). Аны безгә Шыгырдан татарлары бүләккә бирде”, дип сөйләде Азатлык радиосына музейның кураторы, РИУның һуманитар фәннәр кафедрасы мөдире Резеда Сафиуллина Әл-Әнси. 

Экспозиция тулынча РИУ студентлары һәм укытучылары көче белән тупланган. Экспонатлар арасында университет хезмәткәрләренең шәхси архивларыннан да әйберләр бар. "Безнең мәдәниятебез бик бай, зур тарихка ия. Ислам мәгърифәте безнең җирлектә кичә-бүген генә түгел, әле урта гасырларда ук барлыкка килгән, аңа кадәр үк ныклы җирлек салынган булган. Без тикшеренүләрне руник мәдәният истәлекләре чорыннан ук башладык", - ди Каюм Насыйри музее директоры, РИУның филология һәм илне өйрәнү кафедрасы укытучысы Рушания Шәфигуллина. - Без татар халкының бик бай китаплылык тарихын ассызыкларга теләдек. Татарларның мәдәнияте, төрле тарихи үзгәрешләр, бәла-казалардан соң да сакланып калган һәм без моның өчен китапка рәхмәтле булырга тиеш".

​"Китаплылык, китаплы буллу – татар халкының милли сыйфаты ул, - дип өсти Резеда Сафиуллина. - Миркасыйм Госманов сүзләренә игътибар итсәк, халыкның милли йөзен, милли рухын, милли төсмерен билгеләүче әйбер була һәм татарларда ул, иң беренче чиратта, китаплылык”.

Рушания Шәфигуллина сүзләренчә, татарларның һәрвакыт алдынгылыкка омтылулары, дөньяда нинди алга китеш бар, шуны үзләштерергә, тормышта кулланырга тырышулары - шулай ук милли сыйфат.

"Мәсәлән, басма китапка күчеш башлангач, татарлар моның мәгърифәтне, белемне таратуга киңрәк мөмкинлекләр бирүен тиз аңлап алалар. XVIII гасырдан ук башлап беренче вакытлы матбугат проектларын төзиләр. Беренче татар гәҗите проектын Каюм Насыйри бирә. Ниһаять, XIX гасыр ахырында – XX гасыр башында китап бастыру мөмкинлеге барлыкка килә. Һәм һәрбер кешегә, һәрбер гаиләгә басма китап килә башлый, матбугат барлыкка килә. Матбугат һәм басма китап үсеше мәгариф үсешендә аерым бер урын тота. Милли мәгърифәтчелек мирасыбызны саклап калуда шәхесләрнең роле бик зур. Кемнәр саклап калды безнең бу мирасыбызны, аны кемнәр үстерде? Татар мәгрифәтчеләре, дин әһелләре. Танылган шәхесләр аша экспозициябез безнең бүгенге көнгә килеп тоташа. Милли мәгърифәтчелекнең матур дәвамы, минемчә, Русия ислам университетында”, ди Рушания Шәфигуллина.

Резеда Сафиуллина сүзләренә караганда, музейның концепциясе буыннар бәйләнешен күрсәтүгә нигезләнгән. Татар халкының мәдәниятен, беренче чиратта, саклап калып бүгенге көннәргә җиткерүчеләр – галимнәр, алардан соң – дин әһелләре. Һәм бу бәйләнеш, традициянең дәвамчылары буларак, Русия ислам университеты шәкертләренә килеп тоташа.

Ислам мәгарифе өлкәсендә татарларның башка халыклардан аерылып торган яклары бик күп. Шуларның берсе – шамаилләр. Яңа ачылган ислам музеенда танылган шамаилче Нәҗип Нәккашның иҗат үрнәкләре зур урын алып торуы да шуның белән бәйле.

Бүген музей коллекциясендә сирәк экспонатлар шактый. Мәсәлән, төрле чорларга караган кулъязмалар, гарәп хәрефләре белән татар телендә басылган, гарәп теле, тәҗвид, биология һәм башка фәннәргә өйрәтүче дәреслекләр. Коръән, шәкертләргә бирелә торган, аларның имтихан тапшыруын исбатлаучы шаһәдәтнамә, бер гасыр элек мәдрәсәләрдә шәкертләр укыган көрси, чукраклар өчен әлифба, татар рәссамнары эшләгән шамаилләр һәм башка бик күп әйберләрне күрергә була монда.

Музейның кураторлары бу хәзинә тагын да тулыланыр дип ышана, беренче чиратта РИУның үз хезмәткәрләре һәм шәкертләре моңа көч куячак. Алга таба музейда экспонатлар белән интерактив чаралар ярдәмендә дә танышып булачак.

Оештыручылар музейны ачуга ярдәм күрсәткәннәре өчен Владимир Ткаченко, Татарстанның атказанган рәссамы Әлфия Җәмилева, Фәридә Харрасовага аерым рәхмәтләрен җиткерә.

Студентлар, мәктәп укучылары, укытучылар өчен бу музей кызыклы мәгълүмат һәм белем чыганагы булыр дип саный оештыручылар.

 

Гөлназ Бәдретдин, “Азатлык”

Фото - Мәгълүмат журналы (Оренбур), Әд-дин вә-лә-әдәб журналы (Казан), Шура журналы (Оренбур). XX гасыр башы

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана