Камил Сәмигуллин: Максатыбыз - Хәнәфи мәзхәбен үстерү

05 август 2013 ел 15:27

Татарстан Диния нәзарәте башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллин чәршәмбе кичендә ифтар ашында журналистлар белән очрашты.

“Җәннәткә керү бушлай, билет сатып аласы юк. Тәмугка керү түләүле. Тәмәке тартсаң – акча түлисең, аракы эчәсең – акча түлисең, зина кыласың – акча түлисең, дискотекаларга йөрисең - акча түлисең. Ә җәннәткә керү бушлай, Аллаһка ышану бушлай, намаз кылу бушлай. Ураза тоту бигрәк тә. Рамазан ае төгәлләнеп килә, аның берничә көне генә калды. Шушы форсаттан файдаланырга кирәк. Рамазаннан соң һәрбер изгелеккә 10 гына савап биреләчәк бит. Рамазанда тырышып калыгыз”, - журналистлар белән очрашуга килгән мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин сүзен әнә шулай башлады.

Журналистлар өчен оештырылган ифтар мәҗлесе Камил хәзрәт Сәмигуллинның Татарстан мөфтие булып эшли башлавына 100 көн тулуга багышланды. Дини чарага мөфтинең урынбасарлары да килде. Авыз ачу мәҗлесе барышында Татарстанның дини лидеры Рамазан аеның хикмәтләре һәм үзе башкарган гамәлләре хакында бәян итте, алдагы максатлары белән таныштырды. Шулай ук каләм әһелләренең күпсанлы сорауларына җавап бирде. “Фәрештәләр ураза тотучыларга ярлыкауны сорыйлар. Гөнаһларыбыз күп булганга күрә Аллаһы Тәгалә безгә 19 сәгать дәвамында ураза тотарга насыйп итте. Бу бер яктан Аллаһының нигъмәте. Бер хәдистә Коръәннән бер генә хәреф укыса да изгелек булыр, ул изгелек унга тапкырланыр, диелә. “Әлиф ләм мин”не укысак та, җәннәткә керергә бик җиңел. Бер гөнаһ кылганда, бер гөнаһ языла. Бер изгелек кылсак, мең савап язылыр. Кадер кичендә исә изгелек 30 меңгә җитәр. Мондый форсат елга 1 генә килә”.


Мөфти белдергәнчә, бүгенге көнгә мөфтият алга куйган максатларына ирешеп килә. Алга таба да мөселманнарны берләштерү эшен дәвам итәчәк. Якын арада татар хәзрәтләренең китапларын нәшер итү эше җайга салына. Мәгълүм булганча, моннан йөз ел элек “Шура” журналы чыккан. “Хозыр” нәшриятында әнә шул исемдә дини альманах дөнья күрә башлады. Анда вәгазъләр, рәсми фикерләр, Хәнәфи мәсхәбенең дәлилләре чагылыш табачак. Язмаларның бер өлеше кадимчә бирелә һәм бары тик имамнарга гына таратыла. Яңа басманың беренче санын журналистлар да күрде.

 

Күптән түгел генә Казанда сукырлар өчен Россиякүләм тернәкләндерү үзәге һәм “Ярдәм” мәчете ачылды. Бу юнәлештә алга таба да нәтиҗәле гамәлләр көтелә. Мәсәлән, Казан тирәсендәге районнарның берсендә наркоманнарны һәм эчкечеләрне тернәкләндерү үзәге төзү хыяллары барлыгын да җиткерде мөфти.

“Корбан, Ураза гаетләрен масштаблы итеп уздырырга иде. Кеше мәчеттән чыга да, өенә кайтып китә. Ә бит бәйрәм дәвам итәргә, мөселман күңел ачарга тиеш. Шуңа күрә без Рамазан һәм Корбан гаетләрен күләмле бәйрәм итеп оештыру ягында. Алар истә калсын һәм масштаблы булсын өчен чит ил йолдызларын чакырырга ниятлибез. Камал театры каршында 9 август көнне узачак дини концертта Британия артисты, музыкант Сәми Йосыф та катнашачак. Ә Мәүлид бәйрәмен халкыбызга хас булганча тыйнак, ләкин күркәм вакыйга буларак уздырырга ниятлибез”, - диде Камил хәзрәт Сәмигуллин.

 

Мөфти белән очрашу вакытында дин темасын яктыртучы журналистлар өчен кыска курслар оештырылачагы да мәгълүм булды. Камил хәзрәт белдергәнчә, безнең алдагы максатыбыз Хәнәфи мәсхәбен үстерү. Кайбер кешеләр аңлаганча, бу бабайлар юлы түгел, бу исламның иң мөкәмәл, Пәйгамбәребез күрсәткән юнәлеше.

Эчкерсез сөйләшү дустанә мөхиттә узды. Камил хәзрәтне рәсми кеше буларак кына түгел, ә гади татар кешесе, милли мәсьәләләрдә илтифатлы оештыручы буларак та күреп сөендек.


Мөршидә КЫЯМОВА

 

http://www.intertat.ru

Башка журналлар

Һәр сүздә хикмәт бар

24 март 2016 ел 11:43

Зур Өскедә – зур шатлык

Октябрь революциясенә кадәр Зур Өске ике мәхәлләле авыл булган. Биредә 153 хуҗалык теркәлгән. Авыл...

23 март 2016 ел 11:06

Камил хәзрәт Сәмигуллин Россиянең төрле төбәкләре мөфтиләре белән очрашты

Камил хәзрәт Казанның Тынычлык мәчетендә Мәскәү мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов, Ханты-Манси округы...

05 декабрь 2014 ел 15:30
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана