Бергәлегебездә — безнең көч!

01 август 2013 ел 14:27

Кичә мөфти журналистларны кунакка чакырды, гүзәл бер бакча бинасында авыз ачу мәҗлесе үткәрде. Әлеге Рамазан аен хөрмәтләп үткәрелгән кичәгә бик күп каләм ияләре чакырылган иде. Авыз ачып, намаз укыгач, хәләл ризыклар белән тукланганнан соң, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин журналистларның бик күп сорауларына җавап бирде.

Мөфти хәзрәтнең сайлануына 100 көн узган, җәмәгать! Зәңгәр экраннар өчен эшләүче каләмдәшләрем мөфти эшчәнлеге хакында беренче булып, сөйләвемне үтенделәр, сөйләдем. Мөфти галим кеше, Ислам дине тарихын, күренекле якташларыбызны, милләттәшләребезне, ислам тарихында тирән эз калдырганнарны белүе таң калдыра, күңелгә өмет һәм ышаныч нурлары өсти.

Каләм ияләрен дини вә дөньяви мәсьәләләр торышы да кызыксындыра. Ә минем үземә мөфти хәзрәтләренең язма мираска үтә дә хөрмәт блеән каравы һәм аны халыкка — яшьләргә җиткерү нияте аеруча ошады. Әйе, өйрәнәсе, үзебезгә сабак алырлык шәхесләребез бик тә күп әле безнең. Минем үземнең дә әйтер сүзем бар иде, олуг, кыядай нык, рухи көчле, энциклопедист галим Ш. Мәрҗани мирасын ныклап өйрәнү бүгенге көн таләбе. Шушы уңайдан, Мәрҗани укуларын даимиләштереп җибәрәсе иде, эшлик әле шул эшне, дидем. Мөфти хәзрәтләре тәкъдимемне уңай күреп, әле без белмәгән әле булса, дөньякүләм әһәмиятле китап авторларын шәхесләрнең исемнәрен тезеп китте. Никадәр мираси байлык! Өйрәнәсе дә өйрәнәсе, үсеп килүче яшь буынга җиткерәсе дә җиткерәсе әле! Аның сүзләре бар күңелләрне ышаныч офыгына чыгарды.

Һәр каләм әһеле үз сорауларына тулы җавап алды. Аллага шөкер!

Әмма, әле мөселман журналистларына ислам — тынычлык диненең хикмәтләренә төшенәсе дә төшенәсе кирәк әле? Алар арасында Римма Гатина шикелле «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлаучылар да бар. Шул үрнәктә яшьләргә гыйлем алырга, укырга киңәш итәр идем.

Әйе, әлеге мәҗлестә бик актуаль мәсьәләләр дә күтәрелде. Язганда, бигрәк тә, гадел һәм хаклыкта булырга тиешлебез ассызыкланды. Барчыларыбызга да илһамы көч, акыл зиһен бир, Раббем, дип телибез.

Үзара аңлашу, киңәшләшү, алда торган хәл ителәсе мәсьәләләр хакында фикерләшү, барыбызның да күңел офыгын яктыртты һәм киңәйтте.

Татарстан Җөмһүрияте Диния Нәзарәте, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның таянычы булган ярдәмчеләре, матбугат хезмәтендәгеләр, мөхәррирләр — барысы бергә бик кирәкле вакыйгага тиң чара үткәрделәр. Аллаһның рәхмәте яусын, барысына да!

Әйе, бергәлегебездә — безнең көч!

Бергә булыйк!

Әлмира Һәдия

«Халкыбызга хезмәте өчен» медальле, җәмәгать эшлеклесе

«Мөслимә» гәзите баш мөхәррире.

musulman.su

 

Башка журналлар

Акчаң гына булсын

Татарстан хаҗиларын ерак­тан ук яшел төстәге ки­емнәреннән, сумкаларыннан танырга мөмкин икән...

28 октябрь 2014 ел 13:25

Зәкят байлыгыңны һәм күңелеңне чистарта

Зәкят, гошер, фитыр, фидия, кәфарәт сәдакаләре, алардан кала тагын нәфел сәдакаләр – аларның кайсы...

20 октябрь 2014 ел 09:38

“Хәләл” диләр дә ул...

Хәләл ризык белән тукланам диючеләргә хәзер бернинди дә каршылык юк. Кибет киштәләрендә ит...

14 октябрь 2014 ел 09:36

Аллаһы Тәгалә адәм баласына җанны әманәт итеп бирде

Кеше бу дөньяга гомере буе гел рәхәттә яшәү өчен генә килми.

14 октябрь 2014 ел 09:21
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана