Универсиаданың 50 спортчысы ураза тота

10 июль 2013 ел 11:03

Универсиадада катнашучы 1 мең мөселман спортчысының 50гә якыны ураза тота. Алар арасында Нигерия, Малайзия, Мисыр һәм Иран яшьләре бар. “Ураза тотуның фарыз булуы хакында Коръәндә язылган. Шуңа кайда гына булсак та, ураза тотачакбыз. Һава торышы да яхшы, көндез эссе булса да, кичен салкынча”, – ди Иран спортчысы Баһадур Мулаи.

 

Мулаи – дөнья һәм Азиянең 4 медальенә ия спортчы, 105 килодан артык авырлыкта чыгыш ясый. Универсиадада беренче тапкыр катнаша. Олимпия уеннарында да чыгыш ясарга тели. Мөмкинлек туган очракта, ул Казан мәчетләрен карап кайтырга да җыена.

 

Универсиада авылында дин тота торган мөселманнар өчен бар шартлар да тудырылган: махсус бүлмә бар, Диннәр үзәгендә имам эшли, ашханәдә исә хәләл ризык әзерлиләр һәм ифтарлар оештыралар.

 

"Ватаным Татарстан"

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана