Кол Шәриф мәчетендә күргәзмә

29 апрель 2013 ел 09:34

26 апрельдә Кол Шәриф мәчетендә сәнгать фәннәре кандидаты, рәссам, каллиграф Рөстәм Шәмсутовның “Гарәп нәкышләре” дигән күргәзмәсе эшли башлый. Күргәзмә “Каллиграфия мәңгелек хакыйкать юлы” арт-проекты уңаеннан тормышка ашырыла.

Татар рәссамы, сәнгать белгече һәм каллиграф Рөстәм Шәмсутовның иҗаты белән таныштыра торган чараны “Казан Кремле” дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы, Казандагы “Татар мәдәнияте һәм сәнгате клубы” иҗтимагый оешмасы оештыра.

Р.Шәмсутов “Слово и образ в татарском шамаиле: от прошлого до настоящего” (2003) китабының авторы. Ул татар шәмаилләре һәм милли сәнгатьне саклап калу, үстерү һәм популярлаштыруда саллы өлеш кертүче кылкаләм осталарыннан санала.

Аның басма гарәп-график эшләре халык иҗатында һәм Казан татарларында киң таралган ислам мәдәнияты дөньясын тасвирлый. Сәнгать белгечләре раславынча, Шәмсутов борынгы шәмаилләр асылындагы мәдәни ачышларны заманча хезмәтләрендә чагылдыра. Изге Сүз мәгънәсен гарәп каллиграфиясе сәнгать кануннары аша бүгенге көн тамашачысына җиткерә.

“Гарәп нәкышлары” күргәзмәсендә рәссам иҗатының яңа юнәлеше дә тәкъдим ителә. Керамик панно һәм бизәкле декоратив фарфор тәлинкәләр. Иран һәм төрек осталырының иҗатлары гына бүгенге көндә киң чагылыш табуга карамастан, Рөстәм Шәмсутовака үз татар-мөселман мәдәниятенә генә хас булган алымнарны, орнаментларыны барларга насыйп булды. Биредә ул көрәшчеләр, лачын тоткан җайдакларны тасвирлый.

Яңа күргәзмәдә шулай ук сувенир продукциясен дә күрергә мөмкин. Тугра, татар орнаментлары белән бизәлгән декоратив тәлинкәләр, мәчет һәм бина интерьерларын бизәү үрнәкләре белән дә танышырга мөмкин, дип хәбәр итә чараны оештыручылар.

intertat.ru

Башка журналлар

Акчаң гына булсын

Татарстан хаҗиларын ерак­тан ук яшел төстәге ки­емнәреннән, сумкаларыннан танырга мөмкин икән...

28 октябрь 2014 ел 13:25

Зәкят байлыгыңны һәм күңелеңне чистарта

Зәкят, гошер, фитыр, фидия, кәфарәт сәдакаләре, алардан кала тагын нәфел сәдакаләр – аларның кайсы...

20 октябрь 2014 ел 09:38

“Хәләл” диләр дә ул...

Хәләл ризык белән тукланам диючеләргә хәзер бернинди дә каршылык юк. Кибет киштәләрендә ит...

14 октябрь 2014 ел 09:36

Аллаһы Тәгалә адәм баласына җанны әманәт итеп бирде

Кеше бу дөньяга гомере буе гел рәхәттә яшәү өчен генә килми.

14 октябрь 2014 ел 09:21
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана