Мөфтияттә Гаилә, хатын-кызлар һәм балалар эшләре буенча комитет төзелә

08 апрель 2013 ел 11:02

3 апрель көнне Татарстан мөфтие вазыйфаларын башкаручы Камил хәзрәт Сәмигуллин республикабыз мөслимәләре белән очрашты. Очрашу “Хатын-кызлар дөньяны бизи” дип аталган “түгәрәк өстәл” утырышы рәвешендә барды.

Әлеге чарада Камил хәзрәтнең ярдәмчеләре Рөстәм хәзрәт Батыров, Нияз хәзрәт Сабиров һәм Илдар хәзрәт Баязитов, Россия һәм Татарстан Мөслимәләре берлеге рәисе Наилә Җиһаншина катнашты. Очрашуга Татарстандагы хатын-кызлар оешмалары җитәкчеләре һәм активистлары, дини уку йортлары мөгаллимәләре чакырылган иде. Мөслимәләр үзләрен кызыксындырган сорауларны бирде һәм тәкъдимнәр белән чыкты. Очрашу изге Коръәннән сүрәләр уку белән башланып китте.

Камил хәзрәт очрашу вакытында элеккеге чорларда хатын-кызлар арасында да зур галимнәр булуын билгеләп үтеп, бердәмлек кирәклеген, бердәмлек булмаса берни эшләп булмаганлыгын белдерде. Аларга бергәләшеп эшләү мөмкинлеге тудырылуын җиткерде.

Бу максаттан, мөфтияттә Гаилә, хатын-кызлар һәм балалар эшләре буенча комитет төзү турында игълан ителде. Биредә “Гаилә мәсьәләләре”, “Балалар проблемалары”, “Халыкара элемтәләр бүлеге”, “Хатын-кызлар проблемалары” дигән бүлекләр эшләячәк дип көтелә. Татарстан Мөслимәләр берлегенең урыннардагы җитәкчеләре әлеге комитетның әгъзалары булып торачак.

Гомумән алганда, очрашуда мөслимәләргә, бала тәрбияләүгә һәм гаиләләр белән эшләүгә, гаилә эчендә килеп туган мәсьәләләргә кагылышлы проблемаларны хәл итү турында сүз алып барылды.

Очрашуда шулай ук Коръән тәфсирләре чыгару, сүрәләрнең иңү сәбәпләрен дә күрсәтүдә зарурлык барлыгы әйтелде. Алга таба бу мәсьәләләр Эксперт советы карамагында булачак.

Залдагы мөслимәләргә мөрәҗәгать итеп, Наилә Җиһаншина: “Аллаһтан куркып эшлик, шунда гына гамәлләребез хәерле, кирәкле һәм файдалы булыр”, – дип билгеләп үтте. Ул мөслимәләр белән урыннарга чыгып эшләү, интернет аша матбугат очрашулары уздыру мөмкинлекләре барлыгын хәбәр итте. “Безнең өчен иң мөһим нәрсә – дуслык. Бер-беребезгә игътибарлы булсак иде. Җаныгыздан килә торган нур белән кешеләрне җылытыгыз”, – диде Наилә ханым.

Сөйләшүдән аңлашылганча, яшь аналарны балалар өчен җәйге лагерьлар оештыру проблемалары да борчый. Аерым алганда, мондый лагерьларны күп кеше йөри торган итеп оештыру, балаларга һәм аналарга аралашырга мөмкинлек тудыру, аларның белемнәрен күтәрү мәсьәләләре көн үзәгендә тора. Билгеле булганча, Казан мөслимәләре җитәкчесе, элек табиб булып эшләгән Фәния ханым Җәләлиева үз акчасына кызлар өчен берничә ел дәвамында Кукмара районында җәйге лагерь оештырып килә. “Түгәрәк өстәл”дә бу тәҗрибәне бөтен республикага тарату зарурлыгы билгеләп үтелде.

Очрашуда шулай ук исерткеч эчемлекләр кулланучы гаиләләр белән дә эшләүнең мөһимлеге билгеләп үтелде. Дәүләт тарафыннан иҗтимагый оешмаларга бирелә торган грантларда катнашу, аны проблемаларны мөмкин булган кадәр хәл итеп була торган проектларга бирү турында да сөйләшенде. “Безгә исеме түгел, җисеме мөһим”, – дип белдерде Наилә Җиһаншина.

“Түгәрәк өстәл” утырышы нәтиҗәләре буенча резолюция кабул ителде. Анда фикер төрлелегенә таянган демократик җәмгыятьтә, яшьләрне әхлаксызлыкка этәрә торган барлык чараларны да тыю мөмкин булмавын танып, бүгенге көндә югары әхлак нормаларын пропагандалау чараларын арттыру өстенлекле юнәлеш буларак билгеләп үтелә. 

Римма ГАТИНА,

www.tat.tatar-inform.ru

Башка журналлар

Һәр сүздә хикмәт бар

24 март 2016 ел 11:43

Зур Өскедә – зур шатлык

Октябрь революциясенә кадәр Зур Өске ике мәхәлләле авыл булган. Биредә 153 хуҗалык теркәлгән. Авыл...

23 март 2016 ел 11:06

Камил хәзрәт Сәмигуллин Россиянең төрле төбәкләре мөфтиләре белән очрашты

Камил хәзрәт Казанның Тынычлык мәчетендә Мәскәү мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов, Ханты-Манси округы...

05 декабрь 2014 ел 15:30
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана