«Иман» нәшриятендә «Мәүлед китабы» исемле җыентык дөнья күрде

25 гыйнвар 2013 ел 13:08

“Апанай” мәчете имам-хатыйбы, “Иман” ислам мәдәният үзәге рәисе Наил хәзрәт Гарипов Мәүлед бәйрәме белән тәбрик итә.

Әссәламү галәйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ!

Бөтендөнья мөселманнары һәр елны мөбарәк Рабигүл-әүвәл аенда Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.нең туу сөенечен бәйрәмлиләр. Быел Рабигүл-әүвәл (Мәүлед) ае 13 гыйнвардан 12 февральга хәтле дәвам итә. Шушы мөбарәк айда бөтен мәчетләрдә мәүлид шәриф укыла, Пәйгамбәребезнең с. тормыш үрнәкләре, югары әхлак-әдәпләре һәм олуг фазыйләтләре турында вәгазьләр сөйләнелә. Моның аркылы мөселманнар Ислам диненә булган ихласлыкларын белдерәләр, Сәрвәри галәм — Рәсүли әкрамгә салаватларны күп әйтәләр.

Моның турында Коръәни Кәримнең «Әхзәб» сүрәсенең 56 аятендә шулай әйтелә: «Хакыйкатьтә, Аллаһ һәм Аның фәрештәләре пәйгамбәргә салават әйтәләр. Ий, иман китереп инанучылар! Аңа салават әйтегез һәм сәламләү белән сәламләгез!»

Әнәс р. риваять иткән хәдистә Рәсүлүллаһ с. әйтә ки: «Кем миңа бер мәртәбә салават әйтсә, Аллаһ аңа ун тапкыр салават әйтәдер, аңардан ун хатаны бетерә, дәрәҗәсен ун бәрабәр күтәрә».

Сезләргә бер салават үрнәген тәкъдим итәбез: «Аллаһүммә салли галә Мүхәммәд вә галә әли Мүхәммәд».

Аллаһ тәгалә мөбарәк ай, көн һәм кичәләрне яраткан. Шулардан берсе Мәүлид шәриф аедыр. Мәүлид шәрифтә Аллаһ тәгаләнең мәгъфирәте өммәтебезгә яңгыр кебек мул төшәчәк. Гафил булмыйча, ул айда хәерле гамәлләр кылуда, салаватларны ишәйтүдә булсак икән.

Изге айга багышлап «Иман» нәшриятендә «Мәүлед китабы» исемле җыентык дөнья күрде.

Кабат бәрәкәтле Мәүлед-шәриф ае мөнәсәбәте илә Ходай тәгаләгә иң изге теләк-догаларыбызны юллыйбыз, катлаулы-җаваплы хезмәтегезгә ярдәм-җиңеләйтү бирүен сорыйбыз, үзегезгә, гаиләгегезгә сәламәтлек, бәхет-шатлык, максат-хыялларның кабул булуын теләп калабыз.

Апанай мәчете имам-хатыйбы Наил хәзрәт Гарипов

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана