Казанда Вәлиулла Якупов музее ачылды

30 ноябрь 2012 ел 14:36

29 ноябрь көнне «Иман» ислам мәдәнияте мәркәзендә үзәк оешуга багышланган XXI корылтай булып узды. Вакыйга уңае белән «Касыймия» мәдрәсәсе бинасында Апанай мәчетенең элеккеге имамы, дин юлында күп хезмәтләр куйган, озак еллар мәркәзнең җитәкчесе булган шәхес – Вәлиулла хәзрәт Якупов музее ачылды. Корылтай эшендә Апанай мәчете имамы, «Иман» ислам мәдәнияте үзәге җитәкчесе Наил Гарипов, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, «Мөслимә» иҗтимагый оешмасы рәисе Әлмира Әдиятуллина, Вәлиулла Якуповның хезмәттәшләре, фикердәшләре, дин белгечләре катнашты.

Әйтергә кирәк, 20 елдан артык вакыт эчендә «Иман» үзәге тарафыннан меңнән артык басма хезмәт дөнья күргән. Оешма «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен, Апанай мәчетен торгызуда һәм мөселманнарга «Касыймия» мәдрәсәсен кайтаруда катнашкан. Үзәкнең хәзерге җитәкчесе Наил Гарипов Вәлиулла хәзрәт исән чакта ук «Иман» мәркәзенә фәнни эшчәнлек алып бару өчен чакырылган булган. «Ни кызганыч, агымдагы елның 19 июлендә безнең остазыбыз, җитәкчебез үтерелде, әмма безгә аның башлаган эшләрен дәвам иттерергә, хәзрәтнең идеяләрен тормышка ашыру юлында тырышырга кирәк», – дип, Наил Гарипов үз сүзен тетрәндергеч вакыйгаларны искә алудан башлады. Аның сүзләренә караганда, дини журналлар ай саен чыгып килә. “Бүгенге көндә безнең көн саен яңартыла һәм экстремистик эшчәнлеккә каршы көрәш алып бара торган уннан артык сайтыбыз бар, аларга хәбәрчеләр алдык. Фәнни эшчәнлек тә бер урында тормый. Берничә “түгәрәк өстәл” утырышлары үткәрдек», – дип билгеләп үтте Н.Гарипов. Үзәкнең җитәкчесе хәбәр иткәнчә, “Касыймия” мәдрәсәсендә якшәмбе саен укулар узачак. “Шәкертләр килә башлады, ике-өч төркем формалашты”, – диде ул. Аның сүзләреннән аңлашылганча, киләсе елда Тукай урамындагы 38 нче йортта Галимҗан Баруди музеен ачу да күздә тотыла.

“Вәлиулла хәзрәтнең интернет-телевидение оештыру хыялы да бар иде, шуңа күрә без гамәлдәге iman.tv сайтын вәгазьләрдән тыш, көндәлек яңалыклар белән баетырга уйлыйбыз. Аналитика да кертеп җибәрергә кирәк”, – дигән фикерен җиткерде Н.Гарипов.

Татарстанның баш казые Җ.Фазлыев Вәлиулла Якупов турында хатирәләрен яңартып, аның тарафыннан гамәлгә ашырылган эшләрне күңеленнән үткәрде, бергәлектә китап чыгарып йөргән чакларын искә төшерде, эшкә тотынганда аның алдан күрүчәнлек сыйфатын ассызыклап узды: “Ул үткен теле, тирән фикере белән күпләрне дәртләндереп йөрде. Аның ил күләмендә вәгазьчеләрне җыеп, форум оештыру идеясе белән янып йөргәнен дә хәтерлим. Безгә аның шушы тормышка ашмаган хыялларын чынга ашырырга омтылырга кирәк. Шул вакытта аның рухы шат булыр”.

Гөлнар ГАРИФУЛЛИНА

"Дин вә мәгыйшәт" газетасыннан

Башка журналлар

Үрнәк имам

21 май 2014 ел 15:37

Кәфенлек кесәсе

13 май 2014 ел 14:31
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана