«Зиначы хатынның йөзен күрсәтми, улымның җанын алма!»

22 ноябрь 2012 ел 11:50

Күптән түгел бер авылга барып вәгазь сөйләп кайтырга насыйп булды. Бер-ике көннән соң бер апакай телефоннан рәхмәт әйтергә шалтырата: «Атна буе балаларны чакырдым, килмәделәр, вәгазьдән соң икенче көнне өелешеп килеп, бөтен эшләремне эшләп киттеләр», – ди. Сөйләгән сүзең бер генә ананың сөенечен арттырса да, димәк, заяга түгел. Шул вәгазьдә гыйбрәт итеп китергән кыйссаны сезгә дә тәкъдим итәргә булдым.

Моннан берничә мең ел элек, Бәнү Исраил халкында Җөраеҗ исемле бер егет яшәгән. Ул башкалар кебек гади бер егет булган, әмма үзенең Аллаһка күп гыйбадәт кылуы белән аерылып торган. Җөраеҗ сәүдә белән шөгыльләнгән. Кайвакыт, сәүдәсе файда китергән, кайвакыт, күңелен төшергән. Шулвакыт, егет һәр заман табышлы булган ахирәт сәүдәсенә күчәргә уйлый һәм авылдан ерак түгел бер тау өстендә балчыктан кечкенә генә гыйбадәтханә төзеп, шунда китә. Безнеңчә әйткәндә, монах тормышын сайлый. Гыйбадәтнең чын тәмен татыган егет шул бина эчендә көне-төне намазлар укый, зикер-тәсбихләр әйтә... Ризыгын да чикли, аз йоклый...
Көннәрдән беркөнне аның янына авылдан әнкәсе килә. Газиз әнинең улыннан башка беркеме дә булмый. Бәлки, ананың берәр хаҗәте төшкәндер, улының ярдәме кирәк булгандыр. Бәлки, ул баласын сагынгандыр. Тау итәгенә килеп, ана улына эндәшә: Җөраеҗ, улым, Җөраеҗ! Әнисенең тавышы бөтен күңелен биреп намаз укучы улының колагына барып җитә. Шулвакыт, ул аптырашта калып: «Йа Раббым, кайсын сайлыйм? Әниемнеме, намазымнымы?» – ди һәм тәмләп укыган намазын өзмәскә уйлый. Улына эндәшеп тә, җавапны ишетмәгән ананың күңеле төшеп, ул авылга кайтып китә.
Улының хатасы нәрсәдә булды? Әгәр укыган намазы нәфел-өстәмә намаз булса, ул шәригать буенча, намазын өзәргә тиеш иде. Әгәр әнисе фарыз намазны укыганда эндәшсә, намазны бераз тизләтеп, соңыннан әни янына ашыгырга була. Егет гыйбадәтенең, намазының хакын белсә дә, әмма ата-анага итагать итүнең дә иң зур гыйбадәтләрдән икәнен аңламый.
Икенче көнне ана янә улы янына тау итәгенә барып: «Җөраеҗ, Җөраеҗ!» – дип кычкыра. Намаз укып торучы егет әнисенең сүзләрен ишеткәч: «Йа Раббым, әниемме, намазыммы?» – ди һәм тагын намазын өзә алмый. Бу юлы да улының җавабын ала алмаган ана кәефсезләнеп, өенә кайтып китә. Тугыз ай карынында күтәреп, күпме михнәт аша дөньяга китереп, күпме хәсрәт белән үстереп, кеше иткән балаң синең чакыруыңа җавап бирмәсә, әлбәттә, күңел төшәдер инде ул. Бәлки ана йөрәге: «Әйе, улым гыйбадәт кыла», дип үзен юатырга, баласын акларга тырышкандыр. Әмма, улымның миңа итагать кылуы гыйбадәт түгелмени, дип тә борчылгандыр...
Өченче көнне дә ана, баласының тавышын ишетергә өметен өзмичә, тау янына килеп баса да: «Җөраеҗ, Җөраеҗ», – дип кабатлый. Җаны-тәне белән намазга чумган улының бу юлы да намаз уку ләззәтен өзәсе килми. Өч көн баласы янына килеп тә җавап ишетмәгән ананың күңел төшенкелеге рәнҗешкә әйләнә һәм ул Аллаһ Тәгаләгә дога кыла: «Йа Аллаһ. Зиначы хатыннарның йөзләрен күрсәтми, улымның җанын алма». Газиз ана баласына, зина кылсын, фахешлеккә чумсын, димәде. «Анасының йөзен күреп сөенмәгән, зиначының йөзен күреп көенсен», – диде. Дөньялыкта анасы йөзен күрергә теләмәгән адәмгә йөзләрнең иң яманы булган бозык хатын йөзе насыйп була. Кызганыч, бүген күпме ир-егетләр шатланып, көне-төне зиначыларның йөзләрен күреп куаналар. Кайбер улларга: «Сөяркәңме, әллә газиз әнкәңме?» – дисәң, ул сөяркәсенең йөзен якынрак күрә.
Шулай итеп, Җөраеҗ, үзе дә сизмәстән, үз өстенә анасының рәнҗешле догасын алды. Ә бит ана ике көн сабыр итте. Өченче көнгә генә, эчендәге үпкәсен тыя алмады һәм аның теленнән Галәмнәр Раббысына рәнҗешле дога китте... Әгәр гади кешеләрнең догалары күк ишекләрен шакып керсә, ана догасына фәрештәләр ишекләрне ачып тора. Пәйгамбәребез: «Өч төрле дога – рәнҗетелгән кешенең догасы, мосафирның догасы һәм ата-ананың баласына кылган догасы, һичшиксез, кабул була», – дигән.
Вакытлар үтте, егетнең гыйбадәте тагын да артты. Авыл кешеләре аның диндарлыгы турында сокланып, балаларына үрнәк итеп сөйли башладылар. Бу сүзләр авылда яшәүче бер бозык хатынга иреште һәм ул: «Әгәр мин аны үземнең матурлыгым, хәйләм белән туры юлдан яздырсам, миңа нәрсә бирерсез?» – диде. Зина бәласенә чумган хатынга да кешеләрнең Җөраеҗ турында сокланып сөйләүләре ошамый иде. Зиннәтләнеп, ясанып, ул тау башына, егетнең кечкенә гыйбадәтханәсенә юл тотты. Җөраеҗ тыныч кына намазын укып утыра иде. Зиначы аның янына килеп, киемнәреннән дә арынды, сөйләштереп тә карады, әмма йөрәген Аллаһка биргән һәм ләззәтне гыйбадәттән генә табучы егет аңа күзен дә күтәреп карамады. Үз гомерендә шактый ирләрнең башына җиткән хатынның яшь, сәламәт егеткә көче җитмәде, тешләре үтмәде. Ул, ачуыннан котырып, гыйбадәтханәдән чыгып китте. Әмма ерак та китәргә өлгерми, шайтан аның күңеленә яңа мәкерле план салды. Таудан ерак түгел бер егет көтү көтә иде. Хатын аны фетнәләндереп, көтүче белән зина кылды һәм аннан балага узды...
Баласы тугач та, хатын аны күтәреп урамга чыкты. Ул заманнарда бозык хатыннар балаларын тапкач та урамга күтәреп чыгып, аның атасының исемен әйтә торган булганнар. Хатын белән бала тирәсенә бөтен авыл халкы җыела. Ирләр: «Кайсыбызны әйтер икән?» – дип аптыраштылар. Хатын аларның түземсезлекләрен күреп: «Бу баланың атасы кем икәнен беләсезме?» – дип сорады. – Аның атасы – Җөраеҗ. Сезнең сокланып сөйли торган изге кешегез», – диде зиначы. Шулвакыт, арадан берничә кешенең: «Ул ялганчы булган, мөнафыйк! Безгә үзен изге итеп күрсәтте, үзе зиначы булып чыкты», – дигән сүзләрне кычкырулары була, бөтен халык аларга иярә. Менә бу – халык инде, җәмәгать. Ничә еллар ул егеттән изгелектән башканы күрмәсәләр дә, бер зиначы сүзе белән кешене юкка чыгардылар.
Авыл халкы көтү булып тауга барып, үз мәчетендә намаз укып утыручы Җөраеҗнең гыйбадәтханәсен җимерә башлыйлар. «Әй, кешеләр, нәрсә булды?» – дип аптырый егет. «Син үзең зиначы икәнсең. Әнә ул хатын синең балаң белән мактана», – дип кычкыралар аңа. Егетне өстерәп чыгарып кыйный ук башлыйлар. Кемдер кулы белән суга, кемдер аягы белән тибә. Аягы-кулы җитмәгәннең теленнән: «Ялганчы, монафыйк!» – дигән сүзләр оча. Гыйбадәтханәне җимереп ташлыйлар, хәлсезләнгән егетне аягыннан өстерәп авылга, җәза бирергә алып китәләр.
Егетне аягыннан сөйрәп, авыл буйлап барганда зиначылар җыелган өй тирәсенә җитәләр. Йорт эчендәге зиначы хатыннар: «Нәрсә булды икән?» – дип тәрәзәдән карыйлар. Шулвакыт Җөраеҗ аларның йөзләрен күрә һәм анасының догасын исенә төшерә: «Йа Аллаһ. Зиначы хатыннарның йөзләрен күрми, улымның җанын алма». Әйе, анасының теге вакытта кылган догасы күкләрдән хәсрәт булып төште. Җөраеҗ: «Җәзамны биргәнче, ул баланы китерегез әле», – дип үтенә. Баланы күргәч, ике рәкәгать намаз укый. Үзенең хатасын аңлап, Аллаһ Тәгаләдән ярдәм сорый. Намазын укыгач, баланы кулына алып, бармагы белән аның эченә төртә дә: «Әй, бала! Кем синең атаң?» – дип сорый. Кешеләр гаҗәпләнәләр: «Яңа туган бала кайдан атасын белсен, ул ничек сөйләшә алсын?» Шулвакыт Аллаһ кешелек тарихында өч кенә мәртәбә булган могҗизасын күрсәтә – балага тел бирә. Яңа туган сабый: «Минем атам – Фүлән, көтүче», – ди. Кайбер риваятьләрдә, сабый бармагы белән атасына төртеп күрсәтте, диелә.
Бу хәлне күргән кешеләр үз хаталарын аңлап: «Җөраеҗ, син безне гафу ит инде. Без сиңа алтыннан гыйбадәтханә салып бирәбез, шунда намазыңны укырсың», – диләр. Бүген күпме егетләр һәм кызлар «мөһим» эшләр белән мәшгуль булып, газиз әти-әниләренә вакыт таба алмыйлар.
Күпме әти-әни балаларына эндәшә, ә ул телевизор карый, компьютер артында утыра, дуслары белән футбол уйный... Аларга нинди бәла-казалар төшәр икән? Раббым, безгә әти-әниләребезнең рәнҗешле догаларын алырга язмасын.


Йосыф ДӘҮЛӘТШИН,

Түбән Кама җәмигъ мәчетенең имам хатибы

Чыганак: “Шәһри Казан” газетасы

Башка журналлар

Акчаң гына булсын

Татарстан хаҗиларын ерак­тан ук яшел төстәге ки­емнәреннән, сумкаларыннан танырга мөмкин икән...

28 октябрь 2014 ел 13:25

Зәкят байлыгыңны һәм күңелеңне чистарта

Зәкят, гошер, фитыр, фидия, кәфарәт сәдакаләре, алардан кала тагын нәфел сәдакаләр – аларның кайсы...

20 октябрь 2014 ел 09:38

“Хәләл” диләр дә ул...

Хәләл ризык белән тукланам диючеләргә хәзер бернинди дә каршылык юк. Кибет киштәләрендә ит...

14 октябрь 2014 ел 09:36

Аллаһы Тәгалә адәм баласына җанны әманәт итеп бирде

Кеше бу дөньяга гомере буе гел рәхәттә яшәү өчен генә килми.

14 октябрь 2014 ел 09:21
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана