Быел хаҗ югары дәрәҗәдә узды, дип саный Татарстанда хаҗны оештыручылар

16 ноябрь 2012 ел 16:57

Бүген Татарстан мөфтиятендә 2012 елда хаҗ оештыру нәтиҗәләренә багышланган матбугат очрашуы узды. 
ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең аппарат җитәкчесе Ришат Хәмидуллин: “Бу мәсьәлә тирәсендә бик күп сораулар булды: бу хаҗ ничек үтәр, Татарстан Республикасы хаҗилары хаҗны ничек кылыр? Әлхәмделилләх, хаҗ югары дәрәҗәдә узды. Моны хаҗны оештыручылар һәм хаҗилар үзләре раслый”, - дип белдерде. Согуд Гарәбстаны да моны бәяләгән. Алга таба да бергәләп эшләү планнары бар. 
Халыкара бүлек җитәкчесе Хәбибулла Нәфисуллин исә: “Без кыю рәвештә алга куелган бөтен планнарның үтәлүе турында әйтә алабыз. Мөмкинлек килеп чыкканда, хаҗилар өчен алдан килешенмәгән шартлар да тудырылды. Уңышларыбызның берсе – без Казаннан Мәдинәгә турыдан-туры авиарейслар оештыруга ирештек. Кайтканда Җиддәдән Казанга кадәр очып кайттык. Икенчесе – Казанда да, Мәккәдә дә өйрәтү семинарлары уздырдык. Укулар татар һәм рус телләрендә безнең өчен традицион булган Хәнәфи мәзһәбе буенча узды”, - дип сөйләп үтте. 
Хаҗилар Мәдинә шәһәрендә “Пәйгамбәр” мәчетеннән 100-150 метр ераклыктагы дүрт һәм биш йолдызлы кунакханәләрдә яшәгән. “Мәдинәдә без өч көн яшәдек һәм алдан вәгъдә ителмәгән бушлай туклану - “швед өстәлләре” оештырдык. Бу хаҗилар өчен бүләк булды. Мәккәдә оештырылган “швед өстәлләре” түләүле иде. Аннан соң ТР мөселманнары Диния нәзарәте бөтен пенсионерларны бушлай ашату турында карар кабул итте. Татарстаннан килгән хаҗиларның күпчелеге – пенсия яшендәгеләр. 
Планнан тыш тагын Мәдинәдә мәчетләр буенча бушлай экскурсия оештыра алдык. Кайберәүләр Коръән чыгару буенча фабрикада да булды. Шулай ук Мәккәдә хаҗ кылыр алдыннан, барлык хаҗиларга автобусларда алып барып, Гарәфә үзәнлеген күрсәттек, Рәхмәт тавына күтәрелдек. Хира мәгарәсендә, Мина үзәнлегендә булдык, анда шайтанга таш ата торган баганаларны (җәмәрат) карадык. Хаҗ кыла башлаганчы, без бу җирләр белән танышып чыктык”, - диде хаҗны оештыручылар.
“Мәккәдә кунакханәдән “Әл-Хәрәм” мәчетенә кадәр туннель аша хаҗилар өчен автобуслар оештыра алдык. Алар әлеге мәчет янында ук туктый. Мөмкинлеккә карап, бу юлын бөтен хаҗилар өчен җиңеләйтергә тырыштык. Согуд Гарәбстанына килеп җитү белән, без бөтен хаҗиларга җирле сим-карталар бирдек. Казанга кайтыр алдыннан, без барысын да биш литрлы савытларга салынган зәм-зәм суы белән тәэмин иттек. Тагын бер яңалык шунда: без татар халкы гореф-гадәтләренең бөтен шартын китереп, Корбан ашы үткәрдек. Тулы Коръән чыктык, теләге булган кешеләр аны тыңлый алды”, - диде халыкара бүлек җитәкчесе. 
Бәяләр мәсьәләсенә ачыклык кертеп, Хәбибулла Нәфисуллин: “Быел иң арзан хаҗ 98 мең сум булды. Аңа ул вакытта дистәләгән кеше язылып өлгерде. Шуңа күрә бу юлламаларның бәяләре үзгәрмәде, хаҗилар түләп өлгерде. Мәккәгә барып кайткач, без бәяләрне күтәрергә мәҗбүр булдык. Чөнки хезмәт күрсәтү бәяләре, пошлиналар артты. Икенчедән, кунакханәләрнең бәяләре күтәрелде. Авиарейсларның бәяләре ачыкланды. Ул вакытта доллар да бераз күтәрелде. Шуңа күрә без бәяләрне арттырырга мәҗбүр булдык. 98 меңлек юлламалардан 20-30 кеше файдалана алды. Күп кеше хаҗга 108 меңлек юлламалар белән барды”, - дип белдерде. Шулай ук хаҗга 122 мең, 144 мең сумга баручылар да булган. 
Татарстан хаҗиларын тану һәм югалтмас өчен, бөтенесенә яшелле-сарылы төстәге махсус сумка, ә хатын-кызларга өстәмә рәвештә яулык та бирелгән. 
Матбугат очрашуында хәбәр ителгәнчә, быел хаҗга "Дум РТ ХАДЖ" программасы буенча – 1000 (600е – татарстанлылар, калганнары – РФ төбәкләрендә яшәүче милләттәшләребез), "Хезмәт тур" ширкәте аша 500 кеше барган. Татарстан Республикасына 1500 квота бирелгән булган.

Чыганак: www.tatar-inform.ru

 

 

Башка журналлар

Һәр сүздә хикмәт бар

24 март 2016 ел 11:43

Зур Өскедә – зур шатлык

Октябрь революциясенә кадәр Зур Өске ике мәхәлләле авыл булган. Биредә 153 хуҗалык теркәлгән. Авыл...

23 март 2016 ел 11:06

Камил хәзрәт Сәмигуллин Россиянең төрле төбәкләре мөфтиләре белән очрашты

Камил хәзрәт Казанның Тынычлык мәчетендә Мәскәү мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов, Ханты-Манси округы...

05 декабрь 2014 ел 15:30
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана