"Дин вә мәгыйшәт"кә язылырга ашык

28 сентябрь 2012 ел 12:12

Динебез мирасын барлаучы һәм бүгенге дини вәзгыятьне яктыртуы "Дин вә мәгыйшәт" газетасына язылырга онытмыйк! 1 сентябрьдән 2013 елның беренче яртыеллыгы өчен "Дин вә мәгыйшәт" газетасына язылу башланды. Газет индексы - 16046. Алты айга язылу бәясе - 118,38 сум.

"Дин вә мәгыйшәт"тән соңгы хәбәрләрне тәкъдим итәбез

Казанда спорт ярышлары үтте

22 сентябрь көнне ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Алтын урта” татар-мөселман яшьләре җәмгыяте мәдрәсә шәкертләре арасында «Сәламәтлек көне» уздырды. Чара Казанның 51 нче мәктәбе янындагы спорт мәйданында үткәрелде. Коръән укып башланган чарада Карьер бистәсендәге Котдус мәчетенең имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин вәгазь сөйләде. Кызлар өчен ярышларны Россия ислам университетының өлкән укытучысы Е.Ратова, ә егетләргә Россиянең һәм Татарстанның физик культура һәм спорт отличнигы Р.Мифтахов оештырды.

Ярышларда катнашучыларга мөфти Илдус хәзрәт Фәиз исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бәйгеләрдә Казан ислам колледжы шәкертләре зур активлык күрсәтте.

 

Дәүләт Думасы җәзаны катылайту тәкъдиме белән чыкты

РФ Дәүләт Думасына дин тотучыларның хисләрен рәнҗеткән һәм изге урыннарны мәсхәрәләгән өчен җәза бирергә тәкъдим итә торган закон проекты керде. Бу турыда "Интерфакс" хәбәр итә.

Мондый җинаять өчен иң зур җәза итеп өч елга кадәр иректән мәхрүм итү күздә тотыла. Шулай ук 300 мең сумга кадәр штраф яки 200 сәгатъкә кадәр мәҗбүри эш кушылырга мөмкин.

Ә биналарны (һәйкәлләрне) мәсхәрәләгән яки җимергән өчен 500 мең сумга кадәр штраф яки 5 елга кадәр иректән мәхрүм ителү каралган.

Моннан тыш, административ хокук бозулар турындагы Кодекска үзгәрешләр кертелергә мөмкин. Халык алдында дини әдәбиятны, тамгаларны (билгеләрне) һәм эмблемаларны мәсхәрәләгән яки бозган өчен 30 меңнән 50 меңгә кадәр штраф билгеләнәчәк.

Шунысын да билгеләп үтик: Думадагы дүрт фракция дә дин тотучыларның хисләрен рәнҗеткән өчен җәзаны катылайту тәкъдиме белән чыкты.

 

Ислам колледжында ачык дәрес узды

27 сентябрь көнне Мәрҗани мәчетенең конференц-залында Казан ислам колледжының барлык курслары өчен дә "Ислам – тынычлык һәм сабырлык дине" дигән темага ачык дәрес үтте. Дәресне Казан ислам колледжы директоры урынбасары Нияз хәзрәт Сабиров үткәрде. Ул ислам диненең нигезе һәм аның төп үзенчәлекләре турында сөйләде, сабырлык турында тарихи мисаллар китерде. Бу чарада шулай ук колледж укытучысы Сабир хәзрәт Грижак чыгыш ясады. Ул жентекләп "җиһад" төшенчәсен аңлатты һәм һәр мөселманның беренче урындагы бурычы булып, үз-үзе белән, үзенең рухи кичерешләре, кимчелекләре белән җиһад кылырга тиешлеген ассызыклап үтте. Дәрес ахырында Коръән укытучысы Баһадир хәзрәт Алиев кеше хокуклары турында нәшид башкарды.

Башка журналлар

Үрнәк имам

21 май 2014 ел 15:37

Кәфенлек кесәсе

13 май 2014 ел 14:31
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана