Президент вәкиле Бабич Татарстан мөфтиятен үрнәк итеп куйды

20 сентябрь 2012 ел 13:28

Русия президенты Владимир Путинның Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич Уфада Идел буе округы мөфтиләре белән очрашты. Бабич мөфтиләргә Татарстан Диния нәзарәте эшчәнлеген үрнәк итеп куйды. 

Сөйләшү үтерелгән дин әһеле, мәгърифәтче Вәлиулла Якуповны бер минут тынлык белән искә алудан башланып киткән. Михаил Бабич белдергәнчә, Татарстанда булган террор бөтен Русия җәмгыятендә проблемалар җыелуын аңлатты. Хәзер дини җәмәгатьчелек белән багланышлар алып бару юлларын үзгәртү мәсьәләсе карала. 
Очрашуда ислам мәгарифе, ваххабилык таралуга каршы тору проблемалары тикшерелде. Михаил Бабич Казанда булган террордан соң Татарстанда конкрет законнар кабул ителү тәҗрибәсен искә алды. Аның сүзләренчә, Татарстан тәҗрибәсе бөтен Русия өчен үрнәк. 
- Каршы тору позициясеп кирәк. Ул системалы булырга тиеш -, диде Бабич. 
Мөфтиләр белән киләсе очрашу мәгариф министрлыгы, уку йортлары вәкилләре катнашында узачак.Чираттагы сөйләшүдә ислам мәгарифен үстерүгә бирелгән финансларның ничек тотылуы, университетларда, мәдрәсәләрдә дәүләт программаларының ни дәрәҗәдә нәтиҗәле эшләве тикшереләчәк. 
Очрашуда Баш мөфти буларак Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгат Таҗетдин катнашты.

 

Тимер Сәгыйтов

ЧЫГАНАК: tatar-islam.com

Башка журналлар

Акчаң гына булсын

Татарстан хаҗиларын ерак­тан ук яшел төстәге ки­емнәреннән, сумкаларыннан танырга мөмкин икән...

28 октябрь 2014 ел 13:25

Зәкят байлыгыңны һәм күңелеңне чистарта

Зәкят, гошер, фитыр, фидия, кәфарәт сәдакаләре, алардан кала тагын нәфел сәдакаләр – аларның кайсы...

20 октябрь 2014 ел 09:38

“Хәләл” диләр дә ул...

Хәләл ризык белән тукланам диючеләргә хәзер бернинди дә каршылык юк. Кибет киштәләрендә ит...

14 октябрь 2014 ел 09:36

Аллаһы Тәгалә адәм баласына җанны әманәт итеп бирде

Кеше бу дөньяга гомере буе гел рәхәттә яшәү өчен генә килми.

14 октябрь 2014 ел 09:21
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана